Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Болыннарда чапкан колын кебек

Сосна авылы аша үткәндә юл буенда атлар уйнаклап калгангамы (йөзгә якын ат бар биредә), сабантуйларында «Сосна» җәмгыяте атлары сынатмагангамы (биш чабышкылары бар), атта йөри алу мөмкинлеген иң беренчеләрдән булып сосналылар булдырырга җыенгангамы ... белмим, никтер «Сосна» җәмгыяте рәисен күзаллауга, болыннарда чапкан уйнак, матур, сөйкемле колын күз алдына килә. Әйтерсең лә, ул колын уйнаклый-уйнаклый да, тора-бара бар тормышын җигелеп тарта алырлык мәгърур, горур, көчле атка әверелә.

Фирдәүс Ситдыйков та бит ямь-яшел тау битләренә бай табигате белән әсир иткән Сосна авылында дөньяга килеп, урамнарны гөрләтеп уйнап үскән, ат җене кагылган, басуларны бер итеп йөргән, һөнәрнең дә авыл җиренә кагылышлысын сайлаган һәм бирегә кайтып, эшләп, бар тырышлыгын туган авылын, туган хуҗалыгын үстерүгә багышлаган ир-егет! Юкса, мөгаллим һәм сәнәгать эшлек-лесе гаиләсендә үскән егет укытучы, я булмаса кайсыдыр бер җитештерү өлкәсендә мастер да була ала иде. Килә, бик тә килә әнисенең улын теш табибы итәсе, тик егетнең күңеле авылга, җиргә тартыла. Агроном белгечлеге алгач та җир кешесе булырга ашыгып, ул елларда «Правда» исемен йөрткән колхозга агроном булып эшкә кайта һәм «Сосна» җәмгыяте рәисе булгач, әлеге юнәлештә алган тәҗрибәнең кирәге чыга. Рәис булганнан бирле төзүдә, яңартуда җитәкче. Кул астында эшләүче белгечләре дә бергә эшләгән, җайлы кешеләр. Ындыр табагында да аз яңартмадылар, соңгы елда 500 башка исәпләнгән мегаферманы гамәлгә ашырып сокландырдылар. Яңа ферманы эшләтеп җибәргәнче, бер әңгәмә вакытында, рациондагы биокушылмаларның, витаминнарның йөзешәр меңнәргә чыгуын һәм миллион сумнарга төшүен исәпләп, хәйраннар калып утырган иде. Тик борчылуын белгертмәде, чөнки белә, тырыш командасы аны авырлыклар алдында калдырмаячак. Фирдәүс Габдуллович белгечләреннән узып, артык берни дә әйтмәс, «уң куллары»н шулкадәр хөрмәт итә, бәяли белә, һәрбер эшкә уртага салып сөйләшеп, билгеле бер фикергә килгәч кенә тотына. Шуның белән ота да. «Әле өйдә дә фикер алышулар дәвам итәдер», дип сорыйм ил агасы яшәгән төп йортка ишарәләп.

– Юууук, – ди Фирдәүс Габдуллович. – Эштәгесе беркайчан да өйгә кайтмый минем. Өйдәгеләр яңалыкларны да авылдашлардан ишетеп кенә белергә мөмкиннәр. Әмма бу мин якыннарымны хөрмәт итмим дигән сүз түгел. Олы яшьтәге әти-әниемә «мин кайттым, мин киттем», дип, көн дә искәртәм. Йорттагы бөтен эшне дә уртага салып сөйләшеп, фикерләшеп эшлибез. Тик менә өйдәгесенә бик өлгереп җитеп кенә булмый.

Өйдәгесеннән бигрәк күмәк хуҗалык эше мөһим әле монда! Чәчүне уңышлы гына төгәлләп, игеннәрне карап үстереп, ничек тә мул уңыш алуга ирешәсе бар. Печәне ничек булыр, яңгырлы җәй килгәч булмый калмас, булыр анысы, аны да бит коры көннәрне сагалап тиз арада, сыйфатлы итеп җыю мәслихәт. Сөтне дә, үрчемне дә киметергә ярамый. Башта бу кадәрле уй булганда, әлбәттә, өеңдәге бәрәңге бакчаң читтә калып тора инде, җитәкчене таң белән басулар, фермадагы маллар көтә.

Фирдәүс әфәнде Наилә һәм Габдулла Ситдыйковларның гаиләдә икенче балалары, кызлары Раилә шулай ук үз яннарында – Соснада, фельдшер булып эшли. Габдулла ага гомер буе Сосна урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән кеше, география, физкультура, хезмәт дәресләре укытты. Соснаның оста һәвәскәр тальянчыларыннан берсе дә әле ул! Әңгәмәнең бу урынында Фирдәүс әфәндегә сораулы караш ташлыйм.

– Юк, миннән булмады ул тальянда уйнаулар, – ди ул елмаеп. – Шулай да сәнгатькә гашыйк кешемен. Данлыклы Сосна чабатасы биюен дә башкардым, спектакльләрдә дә уйнадым. Менә улым Сәйдәш гармун тарткалый үзе.

Сәйдәш әти-әнисенең дә, әби-бабасының да горурлыгы. Спортны бик нык үз итә, башта хоккейга мөкиббән китсә, хәзер исә тренеры Рәлиф Әскаровта чаңгы спорты буенча шөгыльләнә, уңышлары да сокланырлык. Нәкъ үзләре кебек үк Фирдәүс Габдуллович гаиләсендә дә бер малай һәм бер кыз үсә.

Кызлары Камилә мәктәпне тәмамлап, медицина юнәлешендә белем ала. Бик акыллы бала, әби-бабай тәрбиясендә үскәнлеге сизелеп тора. Ә инде Фирдәүс әфәнденең тормыш иптәше – Сосна урта мәктәбе директоры урынбасары Эльвира Илдусовнаны һич кенә җитәкче хатыны димәссез, бигрәкләр дә гади, ә ирен һәм аның әти-әнисен хөрмәт итүенә күзләр тимәсен!

– Мин Фирдәүснең олы кызы, – ди ул елмаеп. – Үзе дә таныштырганда шулай ди. Балаларын ничек ярата, шул дәрәҗәдә хөрмәт итә ул хатынын да. Әнисен яраткан, олылаган бала хатынын да зурлый икән дигән фикергә килдем мин. Чөнки Фирдәүснең әнисенә карата мөнәсәбәте әйтеп-сөйләп бетергесез, узганда-киткәндә дә, «Әни, хәлләрең ничек? Кәефең бармы?» дип сорый (Наилә апа лаеклы ялга чыкканчы Балтач сөт-май комбинатында мастер булып эшләде. З.Ш.).

Эльвира белән Фирдәүс Ситдыйковларның мәхәббәт тарихлары җитәкченең холкы кебек: кыска һәм гади. Чепья чатында танышалар алар.(Эльвира – Саба кызы. Әмма Нормада туганнары бар, әнисе – кул эшләре остасы Госман Хәсәншинның хатыны Әлфия апаның апасы.) Казан педагогика институтында укыган Эльвираның Соснага иптәш кызына кунакка кайтуы була. Менә шуннан бирле, егерме ел буе күркәм гаилә тормышы алып баралар. 2017нче елда республика күләмендә узган «Нечкәбил» фестивалендә «Гаилә бәйрәмнәре тирәлеге» номинациясендә икенче дәрәҗәдәге дипломга лаек булып, үрнәк гаилә икәнлекләрен янә бер кат расладылар.

– Ирем булган өчен генә әйтмим, Фирдәүс тормыш та да, эштә дә гаять тә яхшы, җайлы кеше ул, – ди Эльвира ханым. – Өйләнешкәч тә агроном булып эшләгән чорда, иске машина белән йөрде. Шул машина ватылса, икенче көнгә кадәр ремонтлап бетереп, таң атуга басуга чыгып чаба иде. Әле дә кызу эш чорында төнге өчтә уянып китәм, ә ул инде басу-кырларны әйләнеп кайтырга чыгып киткән була.

Туган ягын, авылын яратканнар гына авыл җирендә үз эшен бу кадәр дәрәҗәдә яратып башкара аладыр, мөгаен. Җитәкче үзе аз сүзле, мактаганны-мактанганны яратмый, һәрнәрсәгә сак карый. Шул сәбәплеме, күләгәдәрәк тә калгалый, менә әңгәмә вакытында мактаулы исемнәре белән дә кызыксынгач, берәү дә юк икәне ачыкланды.

Егерме биш елдан артык авыл хуҗалыгында хезмәт куя, шуның тугыз елга якыны рәислек вазыйфасында. Җитәкче булу җиңел эш түгел ул, аны бик оста башкара алсаң гына алга барып була.

Гадәттә, алмагачлар майның унбишләрендә шау чәчәктә утыра, тик быел язлар белән бергә алмагачлар да соңлады, менә әле яңа чәчәк атып киләләр, ә 28 май – язмам героеның туган көне – 50 яшьлек юбилей хөрмәтенә, иншаллаһ, шау чәчәктә булырлар! Туган җирен ташлап китми, туган нигезен, туган ягын кадерләп яшәгән кешене Табигать-Ана да әнә шулай котлый икән! Ак бәхетләр сезгә, Фирдәүс Габдуллович, эшегездән тәм, тормышыгыздан ямь табып, районыбызны матурлап, алга таба да саулык-сәламәтлек белән, исән-имин яшәргә язсын. Туган көнегез котлы булсын, гаиләгездән бәрәкәт китмәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фирдэвес Габдулла улын юбилее белән котлыйм . Габдулла абый безнең укытучыбыз иде,соклангыч укытучы! Шундый укытучыбызнын улы башкача була да алмый.Сэламэтлек, тигезлек белэн озак еллар яшэргэ насыйп булсын.Авылымнын матурлыгына,тозеклегенэ,усуенэ,яшьлэрнен авылда калуына кунеллэр куанып килэ туган ягыма кайткан саен.Рэхмэт Сезгэ, Фирдэвес Габдулла улы,Рэхмэт Сезгэ,авылдашлар.