Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Бөрбаш» җәмгыятенең берьюлы ике игенчесе бүген вымпеллы булды (фото)

— Кабинада иптәшләре бар инде аның, монсын да шунда элеп куям, — дип сөенече белән бүлеште Алмаз.

Моннан ике ел элек «Трактор-шоу» республика бәйгесендә катнашып, икенче урынга лаек булган Алмаз Корбангалиев хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора торган механизаторларның берсе.

Бер түгел, берничә техниканы иярләүче механизатор елның-елында алдынгы игенче буларак вымпелга лаек булып тора.

Бүген дә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов Алмазга вымпел тапшырып, алга таба да уңышлар теләде. Ә «Бөрбаш» җәмгыяте җитәкчесе Рафис Солтанов нәтиҗәле хезмәте өчен сертификат тапшырып үтте. Бер көндә ике бүләк иясе булган Алмазны без дә ихластан котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вымпел