Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Борчакның 85 гектарын сугып алдык, соңрак чәчелгән 15 гектар мәйданы калды әле»

Урып-җыю белән бергә көзге чәчүгә мәйданнар да әзерлибез

«Активист» хуҗалыгы уракка 4 август көнне чыккан. Озак еллардан бирле эшләүче «КЗС-1218» комбайнын иярләүче Юрий Андреев белән «КЗС-812» «кыр корабы»нда эшләүче Виктор Федоров тырышлыклары белән алдынгылыкны бирмәүче игенчеләр. Быел алар рәтен Кирилл Федоров та тулыландырган. Кирилл әтисе Викторга ярдәмче булып, берничә ел эшләгән, тәҗрибә туплаган егет иде инде. Быел ул үзе комбайнчы ролендә.

– Уракны беренче чиратта арпа сугудан башладык. «Память Чепелева» сорты 35 центнер уңыш бирде. Арпа белән өстәп чәчелгән көзге бодайның уңышы уртача 43,5 центнер булды. Борчакның 85 гектарын сугып алдык, соңрак чәчелгән 15 гектар мәйданы калды әле. Борчак уңышы белән сөендерде – уртача 27 центнер булды. Бүгенге көндә «Подарок» сортлы арышны җыйнап алабыз. Көннәр эшләргә тулы мөмкинлеген бирә. Урып-җыю белән бергә көзге чәчүгә мәйданнар да әзерлибез, – дип хуҗалыкларында бүгенге көндә башкарылып килүче эшләр хакында баш агроном Иван Константинов сөйләп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев