Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Борчыган әйберләр дә бар”

“Кызыл юл” хуҗалыгының быелгы ярты еллык эшчәнлеге турында сөйләшеп утырганда, җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин шулай дип куйгач, сөткә бәяләр кимеп, бик күпне югалтулары, елны шактый борчылып башлаулары турында әйтәдер дип уйладым.

“Кызыл юл” хуҗалыгының быелгы ярты еллык эшчәнлеге турында сөйләшеп утырганда, җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин шулай дип куйгач, сөткә бәяләр кимеп, бик күпне югалтулары, елны шактый борчылып башлаулары турында әйтәдер дип уйладым. Ялгышкан булып чыктым (бу хакта бераз соңрак).

– Башта билгесезлек бераз уйландырса да, хөкүмәтнең ярдәме бик вакытлы булды, – ди ул бу хакта фикерен сорагач. – Ярты елга 12 миллион сумнан артык субсидия алдык, бу бит бик зур сумма. Шул сәбәпле, югалтулар әлләни күп булмады.

Мөгезле эре терлек санын да, сыерларның баш санын да артыра алганнар биредә. Үткән елның шушы чорыннан 5288 центнер сөтне артык җитештергәннәр. Сәбәп баш саны артуда гына түгел, ашатуны, рационны тагын да камилләштергәннәр, үзгәрткәннәр. “Мустанг” компаниясе төзегән рацион белән ашатып күпне оттык диләр. Гомумән, беренче ярты елда терлекчелек 22 процент үсеш биргән. Күп җитештереп сату аркасында сөт әле дә акча кереме буенче төп   юнәлеш булып калган (гомуми акча кереме дә үсештә). Мөгезле эре терлекләрдән көнлек артым алу буенча да хуҗалык беренче ярты елда район буенча беренче: биредә һәр терлек көн саен уртача 938 граммга арткан. Бөтенесе 190 тонна ит җитештерелгән. 15 миллион сум акча кергән. Әлегә рентабельлелек без теләгән дәрәҗәдә түгел диләр. Бу уңайдан файдаланылмаган резервларын беләләр, димәк, киләчәккә бер юнәлеш әзер дигән сүз.

Гадәттә хуҗалыкларда ферма белән ферма арасындагы күрсәткечләрдә  аерма зур була. Биредә дә  Чутай белән Нөнәгәр фермалары арасында шундый картина булып чыкты. Аның сәбәпләре кеше факторында гына түгел, Чутайда раздой, тудыру бүлекләре тупланган, Нөнәгәрдә каплатып, сөт ташлаган сыерлар асрала, шуңа күп аерма килеп чыга, ферма мөдирләре дә, сыер савучылар да бердәй тырыша диделәр. Чутай фермасыннан Ләйсән Закирова, Бәдилә Абдуллина, Миләүшә Нургалиевалар группасы хуҗалык буенча беренче ярты елда иң югары нәтиҗәгә ирешкән: 696 тонна сөт сауганнар, алар караган һәр сыер уртача 5116 килограмм сөт биргән. Шушы ук фермадан Әлфия Җамалиева, Гөлнар Фәләхетдинова, Раушания Фазылҗановаларның да күрсәткечләре югары: 666 тонна сөт сауганнар.

Ит җитештерүчеләр арасында гомуми күрсәткечкә бозауларны туганнан алып тәрбияләүчеләр дә, авыр үлчәүгә җиткәч хезмәт куючылар да бердәй өлеш кертә. Рәмзия Шәехзаманова, Рәбига Шәяхмәтова, Раушания Әсхәтҗанова, Рәмзия Гариповалар алты айга кадәрге бозауларны тиешенчә тәрбияләгәнгә, Комзаводта эшләүче таналар тәрбияләүче, үгезләр симертүчеләр дә югары күрсәткечләргә ирешә. Дөрес, бу этаплар үзара нык бәйләнгән булса да, һәркайсында терлекченең аерым ролен беркем дә инкарь итми. Комзавод коллективында да тырышып, булсын дип эшләүчеләрне шактый санадылар: Гадел Гатауллин, Рафаэль Исламов, Радаил Вәлиев, Расил Вәлиев... Ә шулай да иң зур күрсәткеч ирле-хатынлы Гәүһәрия һәм Рамил Вәлиевлар группасында: алар караган бозауларның һәркайсы беренче яртыеллыкта көн саен 1190 граммга арткан.

Терлекчелектә югары уңышларга ирешүнең бер сере барлык таләпләргә туры килерлек мул азык икәнен биредә әйбәт беләләр. Быел әлегә бер шартлы терлеккә хәзерләнгән азык берәмлеге 10,6 центнер гына булса да (үткән ел бу сан 48 а.б. булган), быел да гадәтләнгән күләмдә һәм гадәттәгечә, яхшы сыйфат белән туплый алырбыз дип ышаналар. Бу уңайдан һәм нәсел эшен яхшырту буенча галимнәр белән хезмәттәшлекне дәвам итәләр. Гомумән, беренче тапкыр килгән-күргән кеше бу хуҗалыктагы һәр эшкә гаҗәпләнер һәм сокланыр иде, ни дисәң дә, районда терлекчелек юнәлешендә кергән бик күп яңалыкларга башлангыч шушында бирелде. Алар белән даими танышып барган (район газетасы аша укучыларыбыз да даими хәбәрдар дип беләм) кеше буларак, мин җитәкчедән аларның барысын да дәвам итәсезме, дип кенә сорадым. Җавап, билгеле: “Башлап ташлап була торган әйберләр түгел алар, дәвамлы булса гына нәтиҗәсе бар”.

Елның-елында иң күп яңа техникалар, тагылма машиналар ала, иң күп төзелеш алып бара торган хуҗалыкларның берсе “Кызыл юл”. Газетабызның алдагы санында биредә яңа мегаферма төзелә башлавын хәбәр иткән идек инде. “Әлегә кредитлар мәсьәләсе хәл ителмәде, үзебезнең акчага эш башладык”, – дигән иде хуҗалыкның баш зоотехнигы Ирек Мәннапов. “Эш башладык” дигән сан да 30 миллион сум булып чыкты... Аның белән генә дә чикләнмәгәннәр: 7 миллион сумга әлегә районда бердәнбер булган, “JCB” күп функцияле үзйөрешле агрегат алганнар, 5 миллион 500 мең сумга яңа ургыч, белгечләргә яңа машиналар алганнар.

– Ярый әле, хөкүмәт программаларына катнашып, вакытында барлык ферма-абзарларны ремонтлап калдык, – ди Фердинанд Нургаянович. – Кызыктыру өчен бик яхшы программалар булды алар. Хөкүмәтнең аз булса да ярдәменә кызыгып тотынасың да (30 проценты ярдәм), бер башлагач дип, бөтенесен яхшылап эшлисең... Боларга акчаны жәлләргә ярамый. Быел, әнә, Чутай фермасының бер өлешенә (ә икенче өлеше тәртиптә иде инде), күперләр салып, таш җәеп, юлын тәртипләдек – бер миллион сумга төште. Авылга яшьләр килсен, калсын дисәк, барысын да уйлап эшләргә кирәк.

Язманы тулысынча "Хезмәт" газетасыннан укырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кызыл юл