Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Борнак» күмәк хуҗалыгында узган семинарда терлекчелек өлкәсендә 5 айлык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды (фото)

Район авыл хуҗалыгыныӊ терлекчелек өлкәсендә 5 айлык нәтиҗәләрен ясар өчен «Борнак» күмәк хуҗалыгы сайлап алынган иде.

Соӊгы вакытта бу хуҗалыкта терлекчелек өлкәсендә тотрыклылык саклана, җайлап-җайлап терлекчелек фермалары заман тәлапләренә яраштырыла. Ниндидер читтән ярдәм көтми, артык кредит-ссудалар баткаклыгына батмыйча, хуҗалыкта беренчел бурычлар хәл ителеп барыла. Хуҗалык рәисе Рәфкать Нәҗипов һәм белгечләр югары нәтиҗәләргә ирешүнеӊ нигезе еллар буе даими, эзлекле эш алып барудан торганын яхшы аӊлыйлар һәм максатларын ачык билгелиләр.

Район күмәк хужалык рәисләре, баш зоотехниклар терлекчелек биналарын караганнан соӊ, азык әзерләү торышы белән таныштылар. 5 айлык нәтиҗәләргә йомгак Боргак авыл мәдәният йортында ясалды. Киӊәшмәне Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250