Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Борнак җәмгыяте рәисе Рәфкать Нәҗипов белән күпьеллык үләннәргә минераль ашламалар кертүче агрегатлар янында булдык

Механизатор Илдар Фәйзрахманов «МТЗ-82» тракторына ике данә СЗП-3,6 чәчкече тагылган агрегат белән эшли. Раушан Габделхаков, Илһам Фәйзрахманов, Рәшит Зәйнуллин ашлама тигез керәме, тыгылмыймы, өзлексез карап, контрольлек итеп баралар. Тракторчы Илгиз Закиров аларга ашламаны вакытында китереп тора. Складтан ашламаны төяп җибәрү дә тәртиптә. Гомумән, конвейер төгәл эшли.

- Ашламабыз бар. Алар белән чәчүдә дә тоткарлык булмаячак, - ди рәис булып эшли башлагач, быел дүртенче язгы чәчүен оештыручы Рәфкать Нәҗипов. Һәм монда бригадир Вәзыйх Хәкимуллинның тырышлыгын югары бәяли. Вәзыйхны машина-трактор паркында очраткан идем. Ниндидер запас часть алды да, ничек тиз килгән булса, шулай китеп тә барды. Күпьеллык үләннәргә ашлама кертүче Марсель Саттаров агрегаты яныннан кайтып килгән икән. Алар чәчкечләр янында мәш киләләр иде. Вәгыйз алып килгән частьны алыштырып без барында ук эшкә керештеләр. Чәчкеч басмаларында чәчүдә инде шактый тәҗрибәләре булган Виталий Кузнецов, Валерий Тимофеев, Азат Кәримов.


Хуҗалыкта уҗым басулары бик аз калдырылганлыктан, сабанны зур мәйданнарда чәчәргә туры килә. Шуңа күрә туңга сөрелгән җирләрне эшкәртүгә агрегатларны күп әзерләгәннәр. Рәис үзе һәм белгечләр басуларны көнгә әллә ничә карап кайтып, өлгергәннәренә агрегатлар җибәрелеп торыла. Күпьеллык эш тәҗрибәсе булган Николай Асаков туңга сөрелгән җирләрне тырмалауда җитезлек күрсәтә. Бу эштә «ДТ-75» тракторына тагылган агрегатлар белән эшләү нәтиҗәлерәк диләр. Туфракның өлгереп җитмәгән урыннары да ул кадәр тапталмый (тәгәрмәч үтү түгел инде). Бу мәкалә газетада басылганда хуҗалыкта инде чәчүгә дә чыккан булырлар бәлки. Язгы кырда уңышлар насыйп булсын үзләренә.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250