Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Борнак» җәмгыяте хезмәтчәннәренә чит ил паспорты ясата (+фото)

Ел нәтиҗәләрен ясаганда барлык күрсәткечләрне бергә туплап район күмәк хуҗалыкларыныӊ рейтингларын чыгаралар.

2021 ел нәтиҗәләре буенча «Борнак» җәмгыяте бу өлкәдә дүртенче урынга күтәрелгән, моӊарчы әлеге хужалыкныӊ мондый биеклекне алганы юк иде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин әйткәнчә, әгәр дә хуҗалык айлык хезмәт хакын 30 меӊ сумнан артык итеп түләгән булса, һичшиксез алар беренче урынга чыккан булырлар иде. Бер кешегә доход кертү буенча хужалык «Кызыл юл»дан кала икенче урында. Капитал салымнар буенча да хуҗалык нәтиҗәле эшләгән, алып барылган төзелеш эшләре, алынган техника 51 миллион сумлык булган. Киләчәктә хезмәт хакы арттыру буенча ныклап эшләргә кирәк, ул сездә кимендә айга 34 меӊ сум булырга тиеш, диде Рамил Нотфуллин.

Игенчелек өлкәсендә яӊа сортларны файдалану буенча максатчан эш сорала, корылык елында минераль ашламаларны ким кертү дә уртача уӊышны күпкә киметкәндер. Эшегез яхшы, алган темпны югалтмаска кирәк, диде район башлыгы.

Хуҗалык җитәкчесе Рәфкать Нәҗипов үзенеӊ чыгышында уӊышларныӊ төп сәбәбе – һәркемнеӊ тырышып эшләвендә, дип белдерде. Монда эшләүчеләргә чит илләргә дә чыгарга мөмкинлек тудырыла, 2021 елда җәмгыятьнеӊ эшчеләре чит илдә ял итеп кайтканнар инде. Хезмәткәрләргә чит ил паспортларын вакытында эшләтү кирәклеге турында җиткерелгән.

Хуҗалыкныӊ сөрү мәйданнары чагыштырмача зур булмаса да, алдагы елларда тупланган запаслары белән кышлату чорын уӊышлы уздырып җибәрелек терлек азыгы тупланган. Елдагыча иген уӊышын бераз читкә дә сата алганнар. «Борнак»та һәр тармак буенча ныклы исәп булдырылган, бу исә, үз чиратында үсешнеӊ нигезе булып тора.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Борнак» хуҗалыгы Борнак авылы “Борнак” җәмгыяте Рамил Нотфуллин чит илләрдә