Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Борнак»та кыр эшләре гөрли

Соңгы елларда биредәге шофер һәм механизаторлар сафын да яшьләр тулыландыра башлады. Бүгенге көндә тулы куәтенә баручы язгы кыр эшләрендә яшьләр тәҗрибәле хезмәттәшләреннән үрнәк алып, матур нәтиҗәләр күрсәтә.

«Борнак» җәмгыятендә язгы кыр эшләре белән баш агроном Ранил Әхмадуллин таныштырып узды: «Уҗымнар 303 гектарда иде, шуның 133 гектары кышны әйбәт чыкты, калганнарын арпа белән өстәп чәчтек. Яз чәчеләсе мәйданнарыбыз 1400 гектарны тәшкил итә. Әлегә  400 гектарда арпа, бодай, берьеллык катнаш азык, кукуруз чәчелде, моннан тыш 54 гектарда күпьеллык үләннәр дә чәчтек. Чәчүдә быел өр-яңа «К-742» тракторы эшли, аңа «Амазон» чәчү комплексы да алынды. Әлеге техникалар белән Александр Антонов идарә итә. «КамАЗ»да эшләүче Рау-зит Габдрахманов белән Андрей Игнатьев симәнә һәм ашлама белән тәэмин итеп торалар. Икенче агрегатта «ВТГ-90» тракторында өчле «СЗП» чәчкече белән Николай Асаков эшли, чәчкечтә Анатолий Тимофеев, Виталий Кузнецов, Илнур Хәбибуллин һәм Рифнур Хәбибуллин йөри. «ГАЗ-52» белән Николай Копаров һәм Салих Галимҗанов ашлык һәм ашлама алып килеп торалар. Өченче агрегат кукуруз чәчә, әлеге эшне «МТЗ-82»  белән Илдар Шакиров башкара. Аңа «КамаАЗ» белән Яков Игнатьев симәнә алып килә. Люцерна чәчү эшен «СПУ-6» чәчкече белән Николай Константинов башкара. Чәчү белән параллель рәвештә җир әзерләү эшләре дә тулы куәтенә бара.

Фото: Наталья Жукова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Борнак» хуҗалыгы кыр эшләре