Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Борнактагы киңәшмә

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча белгеч-консультантлары аралашып, киңәшеп, тәҗрибә алышып эшләүнең әйбәт әмәлен таптылар.

Ай саен район хуҗалыклары җитәкчеләре, терлекчелек белгечләре кайсы да булса бер хуҗалыкка җыелып, үткән эшкә анализ ясыйлар, киләчәккә бурычлар билгелиләр. Ун айлык нәтиҗәләр буенча сөйләшүгә «Борнак» җәмгыятенә җыелдылар. Һәм бер дә сәбәпсез генә түгел. Борнакта җәй көне генә төзи башлап 200 башлык терлек торагын файдалануга тапшырганнар. Әнә шуны күрсәтү, башкаларда да шундыйны үзләрендә булдыруга теләк уяту иде ниятләре. Таналар асрала торган бу торакта бөтен эш механикалаштырылган. Монда 130 килограмм авырлыкка җиткән тана бозаулар кертелә һәм 320 килограмм авырлыкка җиткәнче шушында бәйләмичә асрала. Терлекләрне нибары 2 кеше карый. Рацион тана бозауларның нормаль үсешен тәэмин итә торган азыклар белән генә төзелгән. Кечкенәдән аерым тәрбиядә булгач, дөрес рацион белән генә ашатылгач бозауларның яхшы тана, сыер булып җитәсенә шик юк ди терлекчеләр.

Мондагы атмосфераны семинар-киңәшмәгә килгән хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклары һәм ветеринария табиблары бик ошаттылар. Соңыннан Борнак мәдәният йортында дәвам иткән киңәшмәдә дә бу торак турында берничә тапкыр үрнәк итеп әйтеп кителде.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча белгеч-консултанты Айдар Исмәгыйлев районда терлекчелектәге ун айлык нәтиҗәләрне чагылдырып бик тирән анализ ясады. Иң элек сүз хуҗалыкларның төп акча кертү чыганагы булган сөт турында булды. Ун айда районда ел башындагы бер мөгезле эре терлеккә 1479 (узган ел шушы чордагыдан 70 килограммга күбрәк) килограмм сөт савылды.

Хуҗалыкларда ул түбәндәгечә:
Беренче сан - ел башында булган бер баш мөгезле эре терлеккә ун айлык савым, икенчесе - узган ел шул чордагыдан артык (килограммнарда).
Уңыш 1653 517
Дуслык 1633 143
Кызыл юл 1632 147
Татарстан 1607 158
Труд 1545 248

Ә шул ук вакытта «Борнак», «Арбор», «Якты юл», «Активист» хуҗалыкларында ел башында булган бер терлеккә исәпләгәндә савым 1191-1378 килограмм гына булды. Ә «Бөрбаш», «Игенче» хуҗалыклары бу күрсәткечне узган ел ун айдагыдан 240-168 килограммга киметтеләр.

Ун айда иң күп сөтне - 4095 тонна «Татарстан» җәмгыяте сатты. Аннары:
Дуслык 3884
Игенче 3336
Бөрбаш 2946
Яңа тормыш 2777
Маяк 2683
Кызыл юл 2494
Сорнай 2466
хуҗалыклары китә.

Район буенча ун айда 47430 тонна - былтыр шул чордагыдан 3461 тоннага күбрәк сөт сатылды. Ә «Уңыш»та сөтне узган елгыдан ике тапкыр диярлек артык саттылар. Ләкин өч хуҗалык былтыргыдан чигенеш ясады. Алар - «Сорнай», Тимирязев исемендәге, Тукай исемендәге хуҗалыклар.

Дуңгызларны бетерүгә йөз тотканда мөгезле эре терлекләрнең баш саны нык артырга тиеш кебек. Ләкин бу бик сизелми әле. Район буенча ун айда мөгезле эре терлекләр узган ел шул чордагыдан 397 башка гына күбрәк. Бу нигездә «Бөрбаш», «Смәел», «Дуслык», «Уңыш», «Борнак» җәмгыятьләре исәбендә. Әмма өч хуҗалыкта мөгезле эре терлекләрнең баш саннарын киметүләре бернинди тәнкыйтькә дә сыймый. «Сорнай», «Арбор», «Кызыл юл» җәмгыяте җитәкчеләре һәм терлекчелек белгечләре малларның баш санын киметүнең хуҗалыкның киләчәгенә балта чабу икәнен аңламыйлар микәнни?

Семинар-киңәшмәдә терлекләрдән үрчем алу, ит җитештерү буенча да уртага салып сөйләшенде. Мөгезле эре терлекләрнең тәүлеклек үсеше 1 ноябрьгә узган ел шушы чордагыдан кайтыш булган. Саннарның беренчесе - быел, икенчесе - узган ел ун айда мөгезле эре терлекләрдән алынган тәүлеклек артым (граммнарда).
Кама 791 781
Смәел 742 722
Сосна 725 700
Яңа тормыш 720 729
Алга 714 768
Район буенча 658 678

Һәм иң аз артым алучылар:
Игенче 542 585
Борнак 550 612
Тукай исем. 560 620
Тимирязев исем. 569 667
Труд 591 599

Тимирязев исемендәге, «Игенче», Тукай исемендәге, «Уңыш» хуҗалыкларында махсус симертү группасындагы терлекләрнең дә тәүлеклек үсеше 600 граммга да җитмәгән. Шулай аз артым алып, әйбәт ит җитештереп, мул акча эшләп булмый ич инде. Семинар-киңәшмәдә боларның барысы турында конкрет сөйләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250