Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бөртеклеләр ындыр табагында, чират терлек азыгында (фото)

«Татарстан» хуҗалыгында терлек азыгының беренче катын җыйган вакытта булып, аның сыйфатына ничек басым ясап эшләүләре турында язган идек инде.

Бүгенге көндә биредә силос әзерләүгә керештеләр, сенажның өченче каты да әзер булып килгән чор.

Шушылар һәм игеннәрдән җыеп алынган уңыш турында хуҗалыкның баш агрономы Фирдүс Хәкимов белән әңгәмә кордык.

— Фирдүс, урып-җыю эшләренә вакытында керешеп, югалтуларсыз җыеп ала алдыгызмы? Көзге культуралар ничегрәк булды? 

— Безнең үзебездәге һәм читтәге җирләребездә барлыгы 2065 гектар мәйданда бөртеклеләр үсте. 30 август көнне калдык-постык җирләрне сугып бетереп, бөртеклеләрне урып-җыюны тәмамладык. Дөрес, әле кукурузны сугып аласы бар. Көзге культураларга килгәндә, без 100 гектар арыш, 300 гектар бодай чәчкән идек. Арыш үзен бик әйбәт күрсәтте, ике басуда «Память Кунакбаева» һәм «Подарок» сортларын иктек.

«Память Кунакбаева» 39 центнер уңыш бирде, ә «Подарок» — 36 центнер. Быелгы ел өчен арышларның уңышын бик әйбәт булды дип саныйм. Ә бодайга килгәндә, начар кышлады алар, 85 гектарын гына өстәп чәчмәдек, калганын язгы бодай белән өстәп чәчтек. Анысының уңышына килгәндә, «Скиптр» чүт кенә югары уңыш күрсәтте, уртача 49 центнер булды уңышы, ә «Льговская 4» сорты 46 центнер бирде. Өстәп чәчелгән мәйданнарда да алдан ук чәчелгәннәре белән әзрәк соңрак өстәп чәчелгәне арасында да уңыш аермасы булды, чөнки башта туфракта дым җитәрлек иде, аннан соң кимеде инде ул.

Киләсе елга алданрак эшләргә кирәк дигән максат-бурыч куйдык үзебезгә. 3-4 ел инде бодайга бодай өстәп чәчәбез, алай эшләгәндә сатарга да мөмкин, арпа белән өстәп чәчкәндә терлекләргә генә ашатырга ярый бит инде ул, хәзер инде алай ашатуны да өстен куймыйлар. Бодай белән өстәп чәчкәндә икесе бергә өлгерми дип тә борчыласы юк, хәзер инде соңгы елларда җәй эссе килә һәм культуралар өлгерсен өчен ул бик кулай һава торышы булып тора.

Быел көзге чәчүне 600 гектар мәйданга дип планлаштырган идек, коры ел булгач, 500 гектарга гына калдырырбыз дип уйлаштык. 160 гектарга арыш чәчтек, бүгенге көндә бодай чәчәбез. Сортларга килгәндә алар узган елгы калды, бодайның гына яңа «Туранос» дигән сортын 16 гектарга чәчеп карарга исәп бар. Чәчү эшләрен Илшат Галиев башкара. Ранил Сәйфелганиев симәнә белән ашлама ташып тора, ярдәмчесе Рәсим Закиров. Җир эшкәртү әлегә әзрәк тоткарлана.

Башка культураларга килгәндә, арпаның «Яромир», «Нур» һәм «Память Чепелева» дигән өч төрле сортын игәбез. «Память Чепелева» белән «Нур» күптән сыналып килгән сортлар, аларны киләсе елга да калдырачакбыз, ә менә «Яромир» урынына башка, яңа сорт игеп карарга планлаштырабыз, чөнки ул дымлырак елларда үзен әйбәт күрсәтә торган культура булып чыкты. Алай да янәшә ике басуда «Яромир» белән «Память Чепелева» үсте, беренчесе — 46, икенчесе 45 центнер уңыш бирде.

Солыга килгәндә, 150-160 гектар тирәсе генә чәчеп барабыз без аны, «Драгун» һәм «Конкур» сортларын игәбез, быел беренчесен тәүге тапкыр 5 гектарда гына чәчеп карадык, тирес кергән, дымы да булган яхшы басу иде, 53 центнер уртача уңыш бирде. Аның янында ук «Конкур» бар иде, ул 43 центнер бирде.

Язгы бодайның «Ульяновская-105», «Аль Варис», «Бурлак» һәм «Ладья» сортларын игәбез. «Ульяновская-105», «Ладья» һәм «Бурлак» сортларын киләчәктә дә үрчетергә уйлыйбыз, быел алар уңышны да бер чама күрсәтте, «Ульяновская-105» 56 центнер уңыш бирде бер басудан, «Ладья» аннан әзрәк кенә калышты.

Борчакның «Ульяновец» белән «Усатый кормовой» сортларын үстерәбез, быел бу культура башка еллар белән чагыштырганда мактанырлык уңыш күрсәтте дип әйтә алмыйм. Узган ел 35 центнер алсак, быел 20-25 центнердан арт-мады. 150 гектар мәйдандагысы сугыла аның безнең, 350 гектар тирәсен сенажга алабыз. 

Берничә ел бит инде җитен үстерү белән дә шөгыльләнәбез. Мондый коры ел җитенгә килешмәде һәм уңышы да бик чигенке булды. Узган ел 20-21 центнер уртача уңыш алган булсак, быел 7дән артмады. Аңа да карамастан, бу культура белән киләчәктә дә эшләргә исәплибез.

Урып-җыю кампаниясен тырыш, инде озак еллар эшләүче игенчеләребез белән башкарып чыгабыз. «Класс Тукано» комбайнында Райнур Бариев (ярдәмчесе — Салават Саттаров), "Джондир«да Илшат Һидиятов (ярдәмчесе — Марсель Мөхәммәдиев), «ДОН» комбайннарында Рәфкать Саттаров (ярдәмчесе — Нурсил Закирҗанов) һәм Рузил Ильин (ярдәмчесе — Рәнис Габдуллин) эшлиләр. Алардан бөртекләрне ындыр табагына шулай ук тәҗрибәле шоферлар — Фидәил Хәкимов, Ирек Хәкимов, Динар Сәйфелганиев, Ранил Сәйфелганиев, Раушан Сабиров ташып торды.

— Саламнарны җыеп алу ничегрәк бара? Бу эштә кемнәр хезмәт куя, таныштырып узчы?

— 100 гектар мәйданда салам пресслыйсы бар әле, инде пресс-ланганнарын ташып бетерәсе бар. Моның буенча да эш оешкан төстә бара, һава торышы матур гына торганда, бәрәңге алу башланып киткәнче эшләп бетереп, басуларны чистартып бетерербез дип уйлыйм. Хуҗалыкта эшләүчеләргә дә инде кирәгенчә өләштек. 

Пресслау эшләрен Фәнис Сәйфетдинов, Илсур Гарифуллин, Фәнил Миңнемуллин, Дмитрий Иванов белән Азат Хәйбуллин башкарды, басудан саламны җыюга килгәндә, Фәнил Сәләхетдинов төйи, ә Юрий Иванов, Вячеслав Александров, Илшат Гатауллин ташып торалар. Фәнил Хамматов, Ришат Саттаров һәм Рамил Нәҗипов бушату эшләрен башкардылар. 

— Җир эшкәртү тоткарлана дигән идең...

— Безнең бит инде мегафермалардан тирес лагуналарга куыла, аннан без аны 7 чакрымга кадәр басуга кудырып, махсус агрегат ярдәмендә җиргә кертәбез. Ташып кертсәк, 100әр гектар мәйданга аның кадәр тирес кертә алмас идек. Бүгенге көндә тирес кудыру эшләре башкарылганга күрә генә җир эшкәртү эшләре тоткарлана. Аңарчы без уңышлы гына эшләп алган идек, бу эшләрне Рөстәм Әшрәфҗанов, Рәдис Габдуллин, Илшат Галиев, Дмитрий Иванов, Юрий Иванов башкарды. Лагунадан агызып бетерүгә зур тракторларны кертеп, җир эшкәртүгә төп басым ясарга дип торабыз инде.

— Кукуруз вакыты да җитте. Силос та сала башлагансыз икән, орлыкка алынасы кукуруз бармы?

— Бер атна элек кукуруз силосына кереп киттек, барлык мәйданы 980 гектарда кукурузның, анда ике комбайн эшли, комбайнчылары — Рәнис Хәкимов белән Фирдүс Галимҗанов. Өч басуны бетердек инде, 61 гектарлысында «Лимагрейн 33-79» гибриды иде, бер гектардан уртача 21, 5 тонна уңыш чыкты, аннан соң кердек 63 гектарлы «Лимагрейн 21-95» дигән гибридка, анысының уңышы 24, 2 тонна чыкты. Тагын 650 гектар мәйданда кукурузны аласы калды, бер көнгә 1000-1200 тонна тирәсе силос салып киләбез. Шул ук вакытта сенажның өченче каты өлгереп килә. Силостан берничә көнгә туктап торып, сенаж салып алырга дип тә планлаштырабыз. Сенажны беренче каттан — 4834, 56, икенче каттан 2989, 98 тонна туплый алдык. 

120 гектар орлыкка калдырган идек кукурузны. Силоска алган вакытта массаны карыйбыз, әгәр тиешледән кимеп киткән булса, корырак булса, шулай ук суктырып алырга дип калдырырга тиешбез. Әлегә безнең әйбәт бара, дымлылык 67 белән 64 арасында булырга тиеш, безнеке шул аралыкка туры килә. 
Силосны ташуда да алда санап киткән шоферларыбыз — Фидәил Хәкимов, Ирек Хәкимов, Динар Сәйфелганиев, Рәсим Нәфыйков, Раушан Сабиров, Расих Габделхаков тырышып хезмәт куя. Базда Илгизәр Минһаҗев этеп тора, «К-744» тракторы белән Рәдис Габдуллин таптап тора

— Фирдүс, сезнең хуҗалыкта бәрәңге дә үстерелә бит әле?

— Әйе, 94 гектарда бәрәңге игелә, узган ел 126 гектарда иде. Сортлары — «Коломбо», «Ривьера», «Прайм» һәм «Гала». Бер атна эчендә анысына да керешергә исәплибез. Иртә өлгерә торган «Коломбо» белән «Ривьера» сортларының сабагын да чабып куйдык инде. Андый сортлар уңышны да әйбәтрәк күрсәтә, ләкин әлегә алып карамыйча, берсүз дә әйтеп булмый. Күзәтүләргә нигезләнеп кенә уңыш әйбәт күренә дип әйтә алам.

— Фирдүс, әңгәмәң өчен зур рәхмәт. 

Әңгәмәдәш — Зәлия Фәйзрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев