Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бозавыӊ булса сөтеӊ була

Сөт савуда савым сыерларыныӊ, таналарныӊ вакытында каплатылып, бозаулауту зур әһәмияткә ия. Сыерныӊ сөтне нәкъ менә үзенеӊ бозавы өчен бирүе һәркемгә мәгълүм.

Бу мәсьәләгә игътибар иткән хуҗалыкларда бозау саны да арта, сава торган сөт тә үз югарылыгында. Соӊгы вакытта сыерларныӊ бозаулатуны, ягъни иӊ күп сөт бирә торган вакыт аралыгын сата торган сөтнеӊ бәһасе арткан вакытка көйләү турында Балтач авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин еш чыгыш ясый. Нәтиҗәсе нинди булыр, монысын тормыш күрсәтер.
Ә бүгенге көндә 2015 елныӊ 1 декабрь аеннан башлап, хуҗалыкларда барлыгы 4077 бозау алынган, шуныӊ 266сы март аенда. Шушы чорда 20 хуҗалыкныӊ 10сында алынган бозаулар саны 200 баштан арта. «Татарстан»да - 291, «Смәел»дә - 283, Тимирязев исемендәге хужалыкта 270 бозау алынган. Шул ук вакытта «Активист», Тукай исемендәге, «Уӊыш» хуҗалыкларында алынган бозау саны 129-103 баштан артмый. Сөт сату буенча да иӊ артта баручы шушы хужалыклар икәнен искә алсак, вакытында бозаулатуныӊ һәм аныӊ баш саныныӊ күп булуы нинди әһәмияткә ия икәнен тагын бер кат аӊларга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250