Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бәрәңге чери, нишләтик

Бу көннәрдә авыл халкы борчуда. Озак вакыт яуган яңгырлардан соң бәрәңгеләрдә фитофтора авыруы барлыкка килгән. Кемдер, инде бәрәңге бүлбеләре дә чери башлаган, ди.

«Россельхознадзор» идарәсе белгече Фәрит Хәкимов сүзләренчә, күп очракта альтернариозны фитофтора дип беләләр. Ул да күпдымлылык аркасында барлыкка килә.

- Дөрес, алар икесе дә - гөмбәчек авыруы. Әгәр дә бәрәңгенең яфраклары сары төскә кергән булса, бу - альтернариоз. Коңгырт төстә икән, фитофтора белән авырый дигән сүз. Авырулар бәрәңге бүлбесенә кадәр китмәгән булса, бер үк препаратлар кулланып, аларны коткарып калып була. Ризоплан, бордо катнашмасы, курзат, абига-пик кулланырга киңәш итәбез.
Авыру билгеләре күренмәсә дә, профилактика уздыру җаен карагыз. Аның өчен шул ук биологик препарат - ризоплан әйбәт. Ул бәрәңгенең иммунитетын арттыра. Ридомил год, инфинити, акробат МЦ препаратларын файдаланыгыз. Аларны фәкать аяз коры көндә генә сибәргә кирәк. Гөмбәчек авыруы белән зарарланган бәрәңге яфракларын һәм сабакларын кул белән җыеп ягу әмәлен дә карагыз.
Шунысын да истә тотыгыз: алда санап киткән препаратларны иртә өлгерешле бәрәңгегә сибәргә ярамый, ә калганнарына уңышны җыярга кимендә егерме көн кала сибәргә була. Бәрәңгене базга бик нык тикшереп салыгыз, авыру бүлбедәге гөмбәчекләр башкаларына күчеп, баз тулы уңышыгыз череп бетмәсен, - ди Фәрит Хәкимов.
Фото: http://supersadovod.ru/vred/bolov/bolezni-kartofelya/alternarioz-kartofelya/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X