Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бәрәңге җирдә калмас

- Бәрәңгеңне алдыңмы әле. Бик үскән быел.

- Бозыла башлаганнары күренә шул, чермәсә үзебезгә дә җитә, сатарга да кала.

- Көнен биреп, чиста килеш алып урнаштырырга язсын инде.

Урамда ике таныш очрашса, шушындыйрак сөйләшү булмый калмый. Чөнки авыл кешесе өчен иң кызу чор - бәрәңге казу сезоны башланды. Күпчелек шәхси хуҗалыкларда инде аны алып урнаштырып та куйдылар.Үзләреннән артканын җирле үзидарәләр аша бергә җыеп, узган ялда Казан шәһәрендә үткәрелгән ярминкәдә сатып, акчалы булучылары да күп.

- Без бала чакта колхозга бәрәңге чүпләшеп, шул акчага мәктәп киемнәре ала идек,- дип сөйләп тора күрше апасы.
- Хәзерге балаларны чыгарып кара, өйдәгесен дә комьютердан көчкә куптарып чыгарабыз,- ди икенчесе.
- Чыгарга, аларга дәүләт үзе эшләргә кушмый. Басуда бәрәңге чүпләтсәң, закон каршында җавап бирәсең була бит, - ди өченчесе.
- Шулай итеп эш сөймәс ялкаулар үстерәбез инде,- дип йомгаклап куйды күрше.

Язмамны шушылай башлауга быел районда бәрәңгенең соңгы өч- дүрт елдагыдан зуррак мәйданда игелүе этәрде. Быел аны барлык хуҗалыкларда да утырттылар. Крестьян-фермер хуҗалыкларын да кертеп (дүртесенә 28 гектар), ул районда 770 гектарда үстерелде. Иң күбе - 150 гектар - «Татарстан». Аннан кала «Смәел» (81), Тимирязев исемендәге (58), «Сорнай» (57), «Бөрбаш» (52), «Игенче» (50), «Яңа тормыш» (45), «Маяк» (40), «Якты юл (39), «Дуслык» белән «Сосна» (30ар ), «Кама» белән «Активист» (20шәр), «Труд» белән «Алга» (15әр»), «Кызыл юл», «Арбор», «Борнак» һәм Тукай исемендәге хуҗалыклар 10ар гектарда үстерделәр. Бу кадәрле бәрәңгене казып алуда, быелгы кебек явымлы башланган көздә, мәктәпләрнең катнашуы зур ярдәм булыр иде.
Районда 7 хуҗалыкның гына бәрәңге алу комбайннары бар. «Татарстан» белән «Смәел»дә икешәр данә, калганнары «Яңа тормыш», «Игенче», «Кама», «Бөрбаш» һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда. 6 сентябрь көнне «Игенче» механизаторы Булат Сабитов «МТЗ-82» тракторына тагылган комбайн белән районда бәрәңге алуны башлады. 7се көнне дә казыткан. Әмма дәвамлы яңгырлардан соң туфрак юеш, ябышкак, эш бик акрын бара . Ике көнгә нибары ике гектарлап бәрәңге алынган. Мондый шартларда «КТН», «КСТ»белән казытып, күп участокларда алар артыннан кулдан чүпләргә туры киләчәк. Һәм монда билгеле, өлкәннәргә мәктәп укучылары сизелерлек ярдәм күрсәтә ала. Ничек кенә булмасын, үстерелгән бәрәңге уңышын, көннәр нык салкынайтканчы, казып алып урнаштырырга кирәк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгьлуматларга караганда, район хуҗалыкларында 55 данә бәрәңге казыгыч әзерләп куелган. 7 сентябрьдә «Татарстан» хуҗалыгында да бер комбайн басуга чыкты. Юеш басуда эш бик авырдан бара. Җитмәсә, тагын яңгыр өстәп китте. Шулай да төшенкелеккә бирелергә урын юк. Без булдырабыз, без бергә дигән ялкынлы чакыруларны истә тотып, басуларда бердәм тупланып эшләгәндә, халкыбыз яратып «икенче икмәк» дип йөрткән бәрәңге уңышы җирдә калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250