Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бәрәңге орлыгын алдан хәстәрлик

Бәрәңге уңышын мөмкин кадәр иртә аласыгыз килсә, берничә киңәшкә колак салыгыз.

Орлыкка дигән бәрәңгене утыртырга 25-30 көн кала җылылык 18 градустан да ким булмаган якты урынга шыттырырга куегыз. Аларны тартмаларга салып, өсте-өстенә өеп куярга да мөмкин. Тик шуны искә алыгыз: бәрәңге торган урында һава температурасы төнлә 6 градустан да төшмәскә тиеш. Болай эшләсәгез, бик иртә бәрәңге ашарсыз.

“Язның бер көне елны туйдыра” дигән вакытны бакчачылар бик яхшы аңлый. Май башында, кагыйдә буларак, барлык “төп” яшелчәләр – бәрәңге, кишер, суган, чөгендер утыртыла.

Халык сынамышларына караганда, тузганакның сары чәчәге яисә каенда яфрак күренә башласа, бәрәңгене утыртырга була да инде. Быел апрельдә үк көннәр җылытты, һава температурасы көндез 20 градуска кадәр күтәрелде. Утырту эшләре дә иртәрәк башланды.

Ай календаре буенча, тамыразыкларны Ай кимегән көннәрдә утыртырга киңәш итә. 28-30 апрель, 1-2, 5-7, 15-17 май бәрәңге утырту өчен уңайлы көннәр санала, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: zakustom.com

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәрәңге Бәрәңге утырту