Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бәрәңге сабагын кайчан чабарга?

Бәрәңге алыр вакыт җитә. Шул уңайдан сезгә берничә киңәш.

Бәрәңгенең сабагын чабу - бик яхшы агротехник ысул. Августның соңгы ункөнлегендә бәрәңгенең җир өстендәге өлешен кисеп алырга, сабакның 10 см чамасы өлешен генә калдырырга кирәк. Белгечләр киңәше "Интертат" сайтында чыкты.

Бәрәңгене алыр алдыннан 10-14 көн кала сабакларны чабып ташлау хәерле. Бәрәңге сабагын чапкач, барлык туклыклы матдәләр бәрәңгенең бүлбеләренә китә. Аның кабыгы тизрәк өлгерә, бәрәңге кыш көне яхшырак саклана.

Сабакта җыелган зарарлы матдәләр һәм авырулар бүлбеләргә күчми, мондый бәрәңге әйбәт саклана.

Бәрәңгенең сабагын чапмыйча да алырга була. Әгәр бакча зур булмаса, бәрәңге сабагын чабып тормыйлар.

Бәрәңгене сәнәк белән алу хәерле. Бу очракта бүлбеләр киселми.

Гадәттә, бәрәңгене сентябрь урталарында алалар. Бәрәңгене коры һәм аяз көнне җыеп кую хәерле.

Башта берничә төпне казып карагыз. Бәрәңге кабыгы тыгыз булса, бүлбеләр зур булса - алырга вакыт дигән сүз.

Казыгач, бәрәңге бераз ачык һавада ятсын. Аннары, капчыкларга тутырып, бер-ике атнага караңгы урынга куеп торыгыз. Шушы арада бәрәңге кабыгы тыгызланып бетә, авырулар булса - алар беленә. Шуннан соң бәрәңгене аерып чүпләп, 2-5 градус җылы булган урынга сакларга кирәк.

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәрәңге казу