Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бәрәңге утыртыр алдыннан Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы киңәшләренә колак сал

Чәчүлек бәрәңгене колорадо коңгызына каршы эшкәртергә кирәк.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бәрәңгене дөрес итеп утырту буенча киңәшләр бирде.

«Без табигать көйсезлекләреннән беркая да качып котыла алмыйбыз. Ә туфракны дөрес итеп әзерләү кулыбыздан килә — ул уңдырышлы һәм яхшы итеп казылган булырга тиеш. Чәчүлек бәрәңгенең алдан ук „яровойлаштырылган“ булуы шарт. Моның өчен чәчүлекне ачык һавада кояшта тотып җылытырга кирәк. Шул чакта бүлбеләр яшелләнә, аларда вак кына үсентеләр барлыкка килә», — диелә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәрендә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, «бәрәңгене көрәк белән казып утырткан очракта, рәтләр бер-берсеннән 60-70 сантиметр ераклыкта булырга тиеш». «Бүлбеләрне көрәк тирәнлегендә, чокыр төбенә шытымын өскә каратып утырталар», — дип искәрттеләр министрлыкта.

Ведомствода бәрәңгенең Кортни, Регги, Самба, Зумба, Танго, Ред Скарлетт, Винета, Зекура, Удача һәм Роко дигән сортларын утыртырга, шулай ук колорадо коңгызына каршы эшкәртергә киңәш иттеләр.

Фото: Гөлсинә Гарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәрәңге утырту