Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бәрәңгегә урын булачак

Бәрәңгене урнаштыру, сатып акча эшләү мөмкин булмый башлагач, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең күбесе аны бөтенләй үстерми башлаган иде инде. Быел бәрәңге кирәк, утыртыгыз дип республикадан да фәрман булгач барысы да үстерделәр.

Ярминкәләргә алып барып кына сатып бетерә торган түгел. Җитмәсә, быелгы уңыш нык черә диләр. Авыл кешесе өчен тагын авыртмас башка тимер тарак булырмы инде бу бәрәңге.
Мәсьәләне республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да яхшы аңлыйлар һәм аны хәл итү юлларын эзлиләр. Киләсе елда Татарстанда бәрәңгене «тирәнтен» эшкәртү заводын төзүне башлап җибәрү күздә тотыла. Яңа предприятие асылда кече хуҗалыклар продукциясен эшкәртәчәк дип белдерде республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә.
Димәк, киләсе еллардан бәрәңгене тагын да мул уңыш алырлык итеп үстерергә өйрәнә, әзерләнә торсаң да ярый. Ә хәзергә кем ничек булдыра шулай урнаштырасы әле. Бәлки, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре уңай вариантлар эзләп тәкъдим итәрләр.
Фото: http://www.mixnews.lv/ru/economics/news/2014-04-17/148552

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250