Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Бәрәңгенең хөкүмәткә кирәге калмады», дип аптырый үзенең күп гомерен бәрәңге үстерүгә багышлаган ветеран (+фото)

Аның бакчасында берьюлы дистәләгән сорттагы бәрәңге үсә. Күп еллар инде шулай. Ул аларны танышлардан да ала, базарлардан да алып кайта, почта аша да алдырта, үзе орлыктан да үстерә.

Менә шундый кеше

Аның бакчасында берьюлы дистәләгән сорттагы бәрәңге үсә. Күп еллар инде шулай. Ул аларны танышлардан да ала, базарлардан да алып кайта, почта аша да алдырта, үзе орлыктан да үстерә. «Суфия бәрәңгесе», «чуаш бәрәңгесе» янәшәсендә «Адретта», «Аврора», «Колетте»... тагын әллә нинди исемдәге бәрәңгеләр үсә. «Лорх» та бар.

Бәрәңге үстерү буенча районыбызда гына түгел, тирә-якта танылган бакчачы, туган колхозында 35 ел баш агроном, җиде ел« Мая»к колхозында рәис булып эшләгән, Нөнәгәрдә яшәүче Нотфулла ага Гарипов турында язмаган газета-журнал калмады бугай инде. «Хезмәт»ебездә дә төрле елларда аның турында язмалар, бәрәңге үстерү буенча киңәшләр тулы үзенең язмалары шактый басылган. Ветеран аларның барысын да саклый. Алай гына да түгел, лаеклы ялга чыккач, үзенең эш һәм тормыш тәҗрибәсен дәфтәр битләренә төшергән (алар өч калын дәфтәрдә – беренчесе тормыш юлы турында онык-оныкчыкларына истәлек өчен дип язган, икенчесе бәрәңге үстерүгә багышланган, өченчесе – бакчачы календаре), бәрәңге үстерү буенча китап та язган, төрле каталоглар, журналлар, киңәш-табыш  язмалары да туплаган. Әле Нөнәгәр, Балтач мәктәбе укучылары белән шактый еллар бәрәңге үстерү буенча тәҗрибәләр дә үткәргәннәр.

Әнә шул бер кочак истәлекләр белән танышканнан соң Нотфулла абыйга күңелдә туган беренче сорауны бирәм:

–Бәрәңге белән шушы кадәр кызыксыну каян килә?
–Мин сугыш чоры баласы. Безнең яндагы бакчада ике сутый тирәсе бәрәңге җире бар иде. Без бервакытта да бәрәңгегә туенып тормадык. Әни дүрт бала белән тол калды. Олыбызга –  унөч, миңа дүрт яшь иде. Мөмкинчелек булмады, мин ун яшьтә генә укырга кердем, унынчыны егерме яшьтә тәмамладым да Чавал техникумына агрономлыкка укырга кердем. Ике айдан армиягә киттем, армиядән кайткач та укуымны дәвам иттем. Югары стипендия алып укыдым, безнең группадан өч егет кызыл дипломга тәмамладык, берсе «Якты юл» дан Хәмит Гәрәев булса, икенчесе мин идем. Чавалда укыган  чакта 1961 елда мине һәм тагын бер кызны Мәскәүгә ВДНХга күргәзмәгә җибәрделәр. Мине шунда «Навка» сортлы бәрәңге бик гаҗәпләндергән иде. Үзе эре, үзе матур, үзе югары уңыш бирә торган сортлы диеп күрсәтелгән. Мөгаен, әнә шул чакта шундый төрле-төрле бәрәңгеләр үстерү теләге тугандыр. Әлеге сортны үстереп карамадым, әмма бик күп сортлар белән эшләргә туры килде. Бәхетемә димме, Нөнәгәрнең ул чактагы җитәкчесе Рим Ибраһимович бәрәңге үстерүгә зур игътибар бирде. Нәтиҗәләре дә мулдан булды. ВДНХларда, башка конкурсларда күпләп катнаштык, җиңүләр яуладык, бәрәңге үстерү буенча ике тапкыр Рәсәй күләмендәге укуда катнаштым, 1971 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләндем, күптөрле конференцияләрдә делегат булып катнаштым. Ул чакта бәрәңге үстерүгә, гомумән ил күләмендә зур игътибар бирелде. 200 гектарда бәрәңге утырта идек, гектарыннан 200әр центнер уңыш үстерә идек, үзебезгә бәрәңге калмый, дәүләт алып бетерә иде. Кайларга гына бирми идек бәрәңгене: дәүләткә дә, спиртзаводларга, яшелчә базаларына... Без генә түгел, ул чакта бөтен колхозлар да күпләп утыртты, бөтенебездә шул хәл булды. Хәзер генә ул бәрәңгенең беркемгә кирәге калмады. Хөкүмәткә кирәге бетте, бөтен сәбәп шунда.

–Үз бакчагызда бәрәңгене шушылай күп төрле сортларда кайчан үстерә башладыгыз?
–Пенсиягә чыккач, яңа сорт бәрәңгеләрне почта белән Мәскәүдән, Чиләбедән алдырта башладым. Почтадан сиңа берсе-берсе әстерхан чикләвеге зурлыгындагы ун бәрәңге килә. Шундый бәрәңгенең берсе 15-16 сумга төшә. Әнә шул бәрәңгедәге һәр күзне кисеп алып, бакчага, аерым урынга, сай гына итеп утыртам. Икенче елны бакчада үстерәм. Соңгы елларда «Прайм», «Банкир», «Колетте», «Королева Анна», «РедСоня», «Вега» сортлары алдырттым. «Прайм»ның ун бәрәңгедән 26 килограмм уңыш алсам, «РедСоня»ның 30 бәрәңгесе – 61,5, «Вега» – 75 , «Королева Анна» 86 килограмм уңырш бирде. Төрле сортны үстерсәм, сынасам да, мин алга таба үземә ошаган, бездә әйбәт уңыш биргән, тәмле булган сортларны гына калдырам, башкаларын бетерә барам, кешеләргә дә бирмим. Соңгы алган сортлардан иң охшаганы «РедСоня» булды. Бик тәмле, кызыл бәрәңге ул. Бәрәңге сортының гомере 10-15 ел. Аларны аннары алыштырырга кирәк.


 

Язманың тулы версиясен "Хезмәт"нең алдагы санында укыгыз.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәрәңге үстерү