Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бөртеклеләр уңышы буенча Татарстанның алдынгы һәм артта калган районнары билгеле

Бөртеклеләрдән иң күп уңыш Татарстан Республикасының Зәй районында алынган.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов югары һәм түбән уңышлы бөртекле районнарны атады.

Республиканың алты районында – Зәй, Азнакай, Актаныш, Сарман, Мамадыш, Тукай районнарында бөртеклеләрнең уңышы гектарыннан 40 центнердан артык. “Иң күп уңыш Зәй районында – гектардан 43 центнердан артык”, – диде Марат Əхмәтов.

Министр әйтүенчә, берничә районда, мәсәлән, Азнакай, Актаныш, Арча, Буа, Зәй, Сарман, Чистай районнарында 100 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. Марат Əхмәтов әлеге муниципалитетлар урып–җыю процессының югары җитештерүчәнлеген күрсәтә дип саный.

Фото: баш мөхәррир

Марат Әхмәтов республикадагы проблемалы районнарны да атады. Аларда уңыш гектарыннан 20 центнердан кимрәк. Алар: Әгерҗе –16 ц/га, Яшел Үзән – 18 ц/га, 23-25 ц/га – Баулы, Кама Тамагы, Югары Ослан, Питрәч, Теләче районнары. “Сәбәпләре төрле”, – дип шәрехләде әлеге ситуацияне министр.

“Әгәр, мәсәлән, уңдырышлылыгы 30 ц/га кимрәк булган ун район бу күрсәткеч буенча бераз алга китсә, республика 5 млн тоннадан да ким булмаган тулай ашлык җыемына ия булыр иде”, – дип йомгаклады министр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте