Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бөртеклеләр уңышын җыю финишка якынлаша: барлык мәйданның 99%ы җыелган

Татарстанда рапс, шикәр чөгендере һәм бәрәңге җыя башладылар.

Апас, Зәй, Мөслим, Саба, Сарман, Тәтеш, Чистай, Буа, Минзәлә, Яңа Чишмә, Нурлат, Балтач, Кайбыч һәм Әтнә районнары игенчеләре бөртекле культуралар җыюны төгәлләделәр. Алексеевск, Азнакай, Спас, Чирмешән, Биектау, Баулы, Теләче, Түбән Кама, Алабуга, Кама Тамагы, Ютазы һәм Югары Ослан районнары финиш сызыгына чыктылар. Бүгенге көнгә республика буенча 1482,4 мең га суктырылган, 5245,1 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңыш - 35,4 ц/га.

Татарстанда рапс, шикәр чөгендере һәм бәрәңге җыя башладылар. Бүгенге көнгә рапс җыюга 38 район кереште, 60,4 мең га мәйдан җыелган инде. Чирмешән һәм Чистай районнары игенчеләре урып-җыюны төгәлләделәр. Әлмәт һәм Яңа Чишмә районнары финишка якынлашалар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, шикәр чөгендерен җыюга 11 район - Апас, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш һәм Тукай районнары кереште. Бүгенге көнгә бу культура 6866 га мәйданнан алынган (фаразга карата 14%), 280,2 мең тонна татлы тамыр җыелган, уртача уңыш – 408,1 ц/га, бәрәңге җыюга 14 район – Әгерҗе, Актаныш, Арча, Балтач, Биектау, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама һәм Тукай районнары кереште. Ул 888 га мәйданнан алынган (фаразга карата 22%), 24943 тонна җыелган, уртача уңыш - 281 ц/га.

 Республика районнарында башка сезонлы эшләр дә дәвам итә. Аерым алганда, көзге культуралар 517,7 мең га мәйданда чәчелгән, бу фаразга карата 94% тәшкил итә, туфрак 844 мең га (47%) мәйданда эшкәртелгән. Көзге чәчүне 20 район – Нурлат, Тәтеш, Спас, Сарман, Зәй, Лениногорск, Яңа Чишмә, Чирмешән, Аксубай, Тукай, Бөгелмә, Чүпрәле, Кайбыч, Балтач, Питрәч, Баулы, Әтнә, Саба, Ютазы һәм Теләче районнары төгәлләделәр. Түбән Кама, Арча, Балык Бистәсе, Әлмәт һәм Әлки районнары кырларында эшләр тәмамланып килә.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комбайнчылар арасында Татарстан Республикасы Президенты грантына республика конкурсын уздыру турында искә төшерә. Уздырыла торган ярышларның объективлыгы өчен техника төркемнәргә бүленгән. Барлыгы 4 төркем. Беренчесенә - 140тан 230 ат көченә кадәр, икенчесенә – 230дан 290 ат көченә кадәр, өченчесенә - 300дән 326 ат көченә кадәр, дүртенчесенә 351дән 530 ат көченә кадәр  керә. Үзйөрешле чапкычлар төркемендә -МакДон, Челенджер, Джон Дир, Нью Холланд, Массей Фергюсон, ЕС-1, КСУ-1, CS-200.

Беренче төркем буенча Чүпрәле, Мамадыш һәм Балтач районнары комбайнчылары алда бара: Алмаз Низамов - «Низамов А.А.» КФХ, Илгизәр Хисмәтов - «Хисмәтов Г. М.» КФХ һәм Виктор Федоров - «Активист» АХҖК.

Икенче төркемдә лидерлар өчлегендә Әлки, Нурлат һәм Аксубай районнары комбайнчылары: Рәфис Насыйбуллин, «Восток Зернопродукт» АҖ, Алексей Захаров, «Нурлат сөте» ҖЧҖ һәм Җәүдәт Сафиуллин «Аксу Агро» ҖЧҖ.

 

Өченче төркемдә Нурлат районының «Сөләйманов А.И.» КФХ комбайнчылары: Рәфис Нямаев, Ришат Гафуров һәм Илгиз Әндәрҗанов.

Соңгы төркемдә Зәй, Мөслим һәм Балык Бистәсе районнары комбайнчылары: Илдус Фәтхуллин һәм Максим Тазов - «Агрокөч» АҖ һәм Петр Щербаков - «Логос» ҖЧҖ.

Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан даими мониторинг алып барыла, аның белешмәләренә  караганда, бүгенге көндә конкурста ашлык суктыру буенча 1266 комбайнчы катнаша, игеннәрне чаптыруда - 131 катнашучы.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев