Бөтенесе бер вакытка туры килде (+фото)
"Татарстан" җәмгыяте районыбызда заманча техникага бай хуҗалыкларның берсе. Биредә искегә ябышып ятмыйлар, эшлиләр, мөмкинлек булдыралар һәм машина-трактор паркын һәрдаим яңартып торалар.
"Татарстан"лыларның базларында да эш гөрли иде. Узган ел ике яңа баз төзегәннәр, быел шуның берсенең төбен рәтләп, сенаж салырлык итеп әзерләгәннәр. Әлегә барлыгы биш баз сенаж салганнар, узган елгы запаслары да бар. Быел да запас белән эшләргә исәпләре. Һава торышы гына куйган максатларына аяк чалмасын иде. Базда кайткан сенажны берьюлы өч техника таптата. Механизаторлар Илшат Галиев, Рафаэль Сабирҗанов, Илгизәр Минһаҗев бер-берсенә көйләнеп, эшне дә тәртип буенча башкара. Гомумән, әлеге хуҗалыкта һәрбер эш шулай эшләнә дисәм дә ялгышмам. Техника кырга чыгып киткәч бушап калган машина-трактор паркында алыштыргысыз хезмәт ияләре - эретеп ябыштыручы һәм электрчы белән генә очрашырга насыйп булды. Яңа танышларым икесе дә үз эшләренең осталары, аннан тыш 70 төрле һөнәр дә аз дигән әйтем дә бик туры килеп тора үзләренә. Фәргать абый Шәмсетдинов, мәсәлән, хезмәт юлын тракторчы булудан башлаган, аннан соң токарь буларак үзен сынап караган, комбайн штурвалы да тоткан ул, ә хәзер автотехника электригы. Алма алмагачыннан ерак төшми, дип борынгылар белми әйтмәгән, Шәмсетдиновлар да электрчы һөнәрен буыннан-буынга тапшыра. Фәргать абый яшүсмер вакыттан әлеге хезмәткә атлаган беренче адымнарын искә ала, әтисе Ярулла районны ут белән тәэмин итүче була. Ул өйдә булмаган чакта әтисенең приборлары белән шукланып, уеннан уймак та чыгара Фәргать абый, әтисенең иң кирәкле эш җиһазын вата. Шуннан инде Ярулла абый, өйрәтүем кулаерак булыр ахры дип улын электрчы һөнәренең серләренә төшендерә. Теләк көчле булганда нечкәлекләрен эшли-эшли өйрәнәсең дигәндәй, Фәргать абый да белгәнен үзе эшләп, белмәгәнен карап торып үз һөнәренә югары бәя бирерлек белгечкә әйләнә. Эретеп ябыштыру эшендә үзен бик иркен хис иткән Ришат Әшрәфҗанов та үз белдегеннән генә өйрәнгән кеше. Дөресрәге, укытучысы Миңсур абый бик булдыклы кеше була. Остазының кул астында чирканчык алганга да 20 еллап вакыт узган, хәзер инде Ришат абый ювелир эшедәй хезмәтләрне дә күз йомып, тавыш хисабына гына башкара. Иртәнге алтыдан тракторына САГын (сварка аппаратын) тагып ул кырларга юл ала, кичтән хәбәр ителгән буенча басуда калган техниканың кирәкле җирләрен ябыштырып, транспортлар эшкә керешкәнче аларны төзекләндереп тә куя. Җәйге чорда әнә шулай бер таңнан икенчесенә кадәр эшли ул, ә инде техника паркка кайткач, сулыш алуы иркенәеп киткәндәй була.
Биредә һәркемнең эшләргә теләге көчле, башлаган эшләрен ахыргача тел-теш тидерми торган итеп үтиләр, шулай да көн дә диярлек явып торган яңгырлар гына иртәгәге көнне планлаштырырга комачаулый. Инде 30 ел чамасы баш инженер булып эшләүче Җәмил Шакирҗанов та мондый елны хәтерләмим, ди. Мул башаклар белән чайкалып утыручы иген басулары алтынсу төскә кереп барган көннәрдә кайсы гына белгечнең йөрәге яңгырлы көннәр килүдән куркып типми икән? Инде шушындый хезмәт ияләренең тырышлыклары хакына көннәр дә матур торып, игеннәрне җыеп алу мөмкинлеге бирелер дигән өметтә калыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев