Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Буа районы аграрийлары урып-җыюга керештеләр

Уракка беренчеләрдән булып Буа районының "Авангард" хуҗалыгы игенчеләре кереште. Басуларда эшне Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов тикшерде.

"Бүген беренче комбайннар "Марафон"сортлы көзге бодайны җыюга чыкты. Хәзерге вакытта уңдырышлылык 27 ц/га тәшкил итә, Агымдагы сезон аграрийлар өчен катлаулы булды, күрсәткечләр узган елгыдан түбәнрәк булыр дип фаразлана", - дип хәбәр итте Ранис Камартдинов.

Хәзер аграрийларның төп бурычы-уңышны минималь югалтулар белән җыеп алу, быел һәр центнер исәптә. Моңа ышанычлы техника белән генә ирешеп була. Кичә «Авангард» агрофирмасында техника тикшерелде, ашлык җыю комбайннары һәм башка авыл хуҗалыгы техникасының әзерлек дәрәҗәсе билгеләнде. Алар басулардан, ашлык складларыннан, киптергечләрдән, ашлык чистарту машиналарыннан ашлык чыгарачаклар. Белгечләр комбайннарның герметиклыгын, агрегатларның төзеклеген тикшерделәр.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, Буа районында 13 мең гектарга якын көзге бодайны җыеп аласы бар. Урып-җыюда «Авангард» агрофирмасы басуларында 33 комбайн катнашачак. Техника паркы быел 5 яңа комбайн белән тулыланды.

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урып-җыю урак өсте