Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Булат Исрафилов: «Малларны тук иттек»

2014 елныӊ декабрь аенда Тимирязев исемендәге җәмгыятькә яӊа, яшь җитәкче билгеләнгәч, күпләр сагаеп калды. Булат Исрафилов бу зур хуҗалыкны тиешенчә алып бара, нәтиҗәле эшкә туплый алырмы, дигән сораулар хуҗалыкта эшләүче һәркемнеӊ күӊеленнән узгандыр.

2 ел узганнан соӊ нәтиҗә ясап шуны әйтергә була, Тимирязев исемендәге күмәк хуҗалык бүгенге көндә үсеш юлында, ирешелгән уӊышлары да ныклы һәм тотрыклы. Соӊгы ике елда сатыла торган сөтнеӊ күләме 3685 килограммга арткан, башка икътисади күрсәткечләр дә сизелерлек яхшырган.
Җитәкченеӊ үзенә сүз бирик әле:
- Безнеӊ җәмгыятьнеӊ үзенчәлеге, ул 6 авылны берләштерә - шуныӊ 5есендә терлекчелек фермалары бар. Бүгенге көндә алар хуҗалык икътисадыныӊ нигезе генә түгел, ә зур җәмгыяви роль дә үтиләр. Һәр авылда без азмы-күпме кешене эшле итеп, вак авылларныӊ яшәешен тәэмин итәбез. Терлекчелек, бигрәк тә сөтчелек тармагыныӊ әһәмияте һәр хуҗалык өчен бәхәссез. Бу юнәлештә эшне җанландырып җибәргәндә, без күп әйберне белмибез яисә аларга игътибар итмәгәнбез дигән фикер туды. Иӊ беренче, сыерларыбызныӊ тамакларын тук иттек, бу үзе үк күпмедер күләмдә сөт артуга сәбәпче булды. Төрле хуҗалыкларда булып, аларныӊ терлекчелек, бигрәк тә сөтчелек өлкәсендәге эшчәнлекләре белән кызыксындык, күп нәрсәгә өйрәндек. Терлекчеләр, бигрәк тә сыер савучылар белән якыннан эшләргә туры килде, укулар оештыру, хезмәт хакын турыдан-туры артымга¸савылган сөт күләменә бәйләп арттыру да уӊай нәтиҗә бирде. Савым сыерларын тәрбияләү мәсьәләсе алгы планга куелды: савымга кадәр, савымнан соӊ аларныӊ имчәкләрен эшкәртү, төрле препаратлар, салфеткалар куллану гадәти хәлгә әверелде. Сыерларныӊ чиста булуы, аларныӊ ята торган урыннарын коры тоту кебек вак күренгән эшләр дә сөтнеӊ күләменә һәм сыйфатына нык тәэсир итә. Сөт җитештерелгәч, бүгенге көндә аӊа сорау бар икән, сөтеӊ сыйфатлы булса, аны кыйммәт бәядән сатып була. Бүген башка хуҗалыкларга караганда, сөтнеӊ һәр килограммын 2-3 сумга артыграк сатабыз. Бу инде турыдан-туры азыкка бәйле, җәй көнендә терлек азыгын иӊ отышлы вакытта әзерләргә тырышабыз, төрле катнашмалар, бактериологик препаратларны кыйммәт булса да, сатып алып, азык әзерләгәндә алардан тулысынча файдаланырга тырышабыз. Терлек абзарларыныӊ җиһазланышына да игътибар иттек, төп эшләрне 2016 елда башкардык, киләчәктә төпле бер урында сөтчелек комплексын булдыру турында да фикерләребез бар. Терлек азыгына кушылып бирелә торган өстәмәләрне үзебездә җитештерү буенча да уйланабыз, эзләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250