Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бушаган түтәлләрне нишләтергә?

Бакчада кызу чор. Суганнар, сарымсаклар җыеп алынды, чиратта - калган уңыш. Бушап калган түтәлләр киләсе елга мул уңыш бирсен өчен нишләргә кирәк?

Бушап калган түтәлләргә бакчачылар сидерат чәчә.

Сидерат сыйфатында берьеллык люпин, люцерна, клевер, торна борчагы (вика), солы, горчица, рапс чәчәргә була. Боларын көзен чәчәләр. Җәй көне борчак, люцерна, торна борчагы, тукранбаш (клевер), фацелия сибү дөрес.

Шунысын истә тотыгыз: сидератларны чәчәк атканчы, яки чәчәк аткан вакытында чабып аласы була. Югыйсә, орлыклары бөтен бакчагызга сибеләчәк.

Борчак туфракның структурасын яхшырта, азот тупларга булыша. Борчак тиз өлгерә, шуңа да аны август урталарына кадәр чәчеп өлгерергә кирәк.

Люцерна ачы туфраклар өчен бигрәк тә файдалы.

Торна борчагы туфракны азот һәм микроэлементларга баета, чүп үләнен бетерә. Торна борчагын башка сидератлар белән кушып чәчү әйбәтрәк. Ул ачы туфракта начар үсә.

Тукранбаш туфракны минераль матдәләргә баета, дип яза "Шәһри Казан".

Фацелиянең вегетация чоры кыска, аны җәй көне дә, көзен дә чәчәргә була. Туфракның бөтен төрен дә «үз итә». Суыкны да, эссене дә яхшы кичерә. Туфрактагы авыру барлыкка китерә торган бактерияләрне бетерә. Чүп үләннәренә каршы көрәшә.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачылык