Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Быел алтын урталыкны табып эшләргә кирәк булачак (+фото, видео)

Урып-җыю чоры якынлашуны комбайннар парады искәртә.

Бүген “Маяк” җәмгыяте территориясендә дүрт хуҗалык комбайннары җыелган иде. Хуҗалар үзләре, “Борнак”, “Смәел” һәм “Яңа тормыш” җәмгыятьләре. “Кыр кораблары”на мөһим чор алдыннан техник күзәтүләр үткәрелеп, комбайнчы һәм аның ярдәмчесенә янә тагын бер кат куркынычсызлык кагыйдәләре искәртелде. Яңалыклар белән таныштыру өлешендә районның баш агрономы Ирек Галимов быел алтын урталыкны табып эшләргә кирәк булачагын да искәртеп узды, чөнки уңыш күп, ә һава шартлары гел үзгәреп тора.
Чарада катнашкан район башлыгы Рамил Нотфуллин күпчелегегез шушы уңыш үссенгә зур өлеш керткән егетләр, шуңа да уңышны җыеп алу эшенә җитди карарсыз дип ышанам, дип белдерде.


Районыбызда үткән парадлар хакында газетабыздан тулырак укып белә алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев