Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Быел барысы да үскән...

Шәхси хуҗалыклар бәрәңгенең мәйданнарын киметсә, сер түгел, күмәк хуҗалыклар да бу культурадан ваз кичеп бетерде инде.

Соңгы елларда булган табигать капризлары, дәвамлы корылыклар гомер-гомергә бәрәңгене иң күп икән безнең район хуҗалыкларын да сагаерга мәҗбүр итте шул. Бәрәңгегә ихтыяҗ булмау, сату-урнаштырудагы кыенлыклар, ахыр килеп, бәяләрнең тотрыклы булмавы бәрәңге үстерү-сатуга махсуслашып килүче хуҗалыкларның да алардан кул селтәвенә китерде. Әле бит сортлар белән даими эшләсәң дә, кайсына өстенлек биреп отасыңны-отыласыңны белә торган түгел. Корткычлар, авырулар да күбәйде...

Безнең районда да быел бәрәңгене нибары өч хуҗалык үстерә. Өчесе дә заманында шушы юнәлештә махсуслашкан, чит ил комплекслары алган, зур саклагычлар төзегән хуҗалыклар: “Татарстан”, Тимирязев исемендәге һәм “Бөрбаш” хуҗалыклары. Алар да, бер чорда иң рентабельле культура буларак кызыктырган бәрәңгенең базар шартларында иң чыгымлыга һәм бәһасезгә калуы вакытлы күренештер дип өметләнгәнгә генә әлегә кадәр кул селтәмәделәр дип беләм. Хәер, “Татарстан” хуҗалыгы быел аны үткән елгыдан 41 гектарга күбрәк тә утырткан әле. 186 гектарга җиткергән.

– Быел иртәләдегез, – дим хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллинга, гомер булмаганны август ахыры – сентябрь башында бәрәңге казуга керешүләрен күздә тотып.
– Сораучы булганда, көннәр коры торганда казыйк дидек, – ди ул. – Быел мәйданнары да күп бит. Шулай да быел комбайннар белән генә эшләп чыгып булмасмы икән дип тырышабыз. Чүпләргә кеше чыгару бик проблемалы бит хәзер. Гомер буе мәктәп укучылары бәрәңге казу чорында төп көч булды. Алар күп тә, бик нык та эшлиләр иде. Хәзер бик мәшәкатьлегә әйләнде, рөхсәт алырга кирәк. Үткән ел ук шулай планлаштырып, сезон беткәч тә, бер өстәмә комбайн сатып алган идек. Шулай итеп өч комбайн булды. Баштагы көннәрдә икесен генә чыгарган идек, 6 сентябрьдән өчәү эшлиләр. Әле кырдагы техникаларның эше җиңеләйгәч, тагын өч тракторчыны билгеләп, төнлә дә эшләтәчәкбез. Көндезгеләр өчесенә бер көнгә 9 гектарның бәрәңгесен җыйнап барса, төнгеләр алардан бераз чигенке эшләсә дә, вакытына сыешырбыз дип уйлыйбыз. Уңыш әлегә гектарыннан 300 центнер чыга...

Хуҗалык бәрәңгене бүген нигездә Кукмара фермерына сата икән. Килограммын унар сумнан. 7-8 сумга сораучы бик күп, әмма безне ул бәя канәгатьләндерми, шуңа күрә андыйлар белән эшләмибез, диләр. Ә Кукмара фермеры биредән алып киткән бәрәңгене махсус линиядә юа-киптерә, 4-5 килограммлы һәм аннан бераз зуррак сеткаларга тутырып, Казандагы кибетләр челтәрләренә сата икән. Бәясенең, билгеле, җитештерүченекенә караганда икеләтә артыграк икәнен фаразлау кыен түгел.

– Нигә аларга сатасыз, ник үзегез дә шундый линия алмыйсыз? – дим рәискә.
– Без дә бик кызыктык, киләчәктә, бәлки, киләсе елга ук алырбыз да, әмма быел яңа мегаферма төзелеше белән андый мөмкинлек калмый. Ул линия очсыз тормый...

Менә бит, замана дигәнең авыл кешесен дә “товарный вид” ясарга өйрәтә, минәйтәм. Үстерелгәнне сата белү, төгәлрәге, отышлы итеп сату яшәү чыганагына әйләнеп барганда монысы да бик мөһим.

Үткән ел хуҗалыкта бәрәңгедән 200 центнер уңыш алганнар иде. Билгеле, канәгать калмадылар. Бәрәңге күп яралып та, өлгерә алмауда да төп сәбәпне үзләрендә күрделәр. Урынын да дөрес сайлап бетермәдек, фитофторозга каршы да тиешенчә эшкәртеп җиткерә алмадык дип анализ ясаганнар иде. Быел исә әлеге кимчелек-оттырышларны кабатламас өчен тырыштылар. Үткән ел гына: “Их, барысы да үскән булса,” – дип уфтанган салавычлылар быел: “Барысы да үскән”, – дип шөкер итә. Хуҗалык басуларында быел бәрәңгенең “Гала” сорты гектарыннан 300 центнер уңыш белән сөендерә.

– Әлегә шушы сорт бәрәңгене генә алабыз, – ди агроном Фирдус Хәкимов. – Салавычка керү юлындагы басуның бер өлешен калдырып, комбайнчылар икенче участокка күчте. Анда да уңыш бик әйбәт. Быел күбесенчә шушы сортка өстенлек бирдек. “Редскарлет” һәм “Рокко”ның элиталы сортларын унбер һәм ике гектарда үрчетү өчен утырттык. Алар да зур уңыш вәгъдә итә. Киләсе елларда бу сортлар белән дә эшләячәкбез. Комбайнчылар Геннадий Иванов, Зөлфәт Хәкимов, Дима Ивановлар беренче сезон гына эшләмиләр, тәҗрибәләре зур, бик тырышлар да. Һәр комбайнга дүртәр ярдәмче билгеләнде, алар басуда ук бәрәңгене балчыктан, таштан, чүп-чардан аралап кайтара. Шушы көннәрдә төнге сменада да эш башланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәрәңге