Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Быел да уңышсыз калмадык!

Әле язасы түгел идем, «Татарстан яшьләре»неӊ 7 сентябрь санында басылып чыккан "Рәхмәт сиңа, җәй!" дигән җыйнак, әмма тыгыз фикерле мәкалә инде "тутыга" язган каләмемне кузгатырга этәрде.

Җәй яңгырлыга киткәч, быел бернәрсә дә уңмаячак икән дип коткыга бирелә язган идек, ахыргы нәтиҗә алай начар булмады, шөкер. Бигрәк тә игеннәрнең уңуы, аларны җыеп алырга көннәрнең дә коры торуы, табигатьнең, туендыручы җирнең кадерен белгән кешегә Ходай рәхмәтедер, мөгаен.
Ә инде үзебезнеке дип күз төбәп торган йорт янындагы бакчада быел минем виктория җиләгем бик уңды, рәхәтләнеп өч атна ашаганнан соң да, 30 литрлап варенье кайнаттым. Ни гаҗәп, көннәр сүрән торса да, аяз мизгелләрдән "бик оста файдаланып" көн дә кызара барган җиләкнең терелегенә гаҗәпләнә торган булды, Хәмидә ханым да язды бит зонтик тотып җиләк җыйдык дип. Кура җиләге быел бүтән еллардагыдан кайтышрак булса да, чагыштырмача әйбәт уңыш белән куандырды. Ә инде карлыган белән крыжовникның эрелеге хәйраннар калдырды.
15-20 чиләк чия җыеп, аны эшкәртеп тилмергәннәр әле дә истә, быел исә бер генә куагыбыз җимеш бирде, алмагачларыбыз да ял итте. Яшелчәләрдән сарымсак, суган, ташкабак, кабак бик ишле үсте. Кабак орлыгы алты-җиде ел тишелү сәләтен югалтмый, үзеңдә сыналган искерәк орлыкны утырту файдалырак. Кабакның соңрак чыккан ян ботакларын һәм очын өзгәләп торсаң, кысыр чәчәкләр ким була.
Җәй яңгырлы килгәнлектән, фитофтора иртә төшеп, помидор белән бәрәңге уңышын киметте, шулай да елына күрә ярыйсы чыкты (фотога күз салыгыз). Бакча тутырып помидор һәм җиләк-җимеш үстергән уңган күршебез укытучы биолог Гүзәл ханым Гыйбадуллинаның түтәлдәге помидорлары әле дә кып-кызыл булып утыра. "Яфракларында тап күренүгә, ботап аттым да, помидорлы куакка фитоспорин препараты сиптердем, шуннан ул үзенең табигый көче белән гөмбә авыруын җиңде", - дип, тәҗрибәсе белән уртаклашты күршем.
Бакча рәтен белгән кешегә эш беркадәр кимесә дә, мәшәкатьнең беткәне юк, инде киләсе ел уңышын кайгыртырга кирәк. Кура белән викторияне чистартканнан соң, әчетеп, тавык тизәге сиптем, көл белән сыйладым. Кураның бер өлешен яңа урынга күчереп утырттым, чөнки озак торса, туфрак бик ярлылана.
Киеренке хезмәткә түзеп, чагыштырмача тыныч узган җәйләрнең бәрәкәтенә куанып, барыбызга да исән-имин яшәргә язсын иде.
Фәридә ШАКИРОВА.
Балтач.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250