Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Былтыргыдан ким савалар – көн саен дистә меңнәрне югалталар

Хәзер район хуҗалыклары көн саен 170 тоннадан артык сөт сата. Иң күп сөт - 13 тоннадан артык - "Татарстан"нан китә. Әмма узган ел күбрәк сатканнар иде.

Быел былтыр шушы чордагыдан тонна ярым сөтне ким сатуларына бернинди дә объектив сәбәп юк. Сөтчелек тармагында шактый зур сикереш ясый башлаган "Уңыш" тагын элекке эзенә - артта сөйрәлүчеләр рәтенә төшә бугай. Узган ел бу чорда һәр сыердан көн саен 13,5 килограмм сөт сауган булсалар, быел 10 килограммга да тулмый. 1 тонна ярым сөтне көн саен узган елгыдан ким саталар.
Тукай исемендәге, "Активист", "Дуслык", "Якты юл", "Кама" хуҗалыклары саткан сөт тә узган ел бу көннәрдәгедән яртышар тоннага ким. Акчага күчергәндә көн саен дистә меңнәрне югалталар дигән сүз. Бу исемлеккә җәйгә чыккач былтыргы дәрәҗәдә дә сөт сава алмаган "Борнак" хуҗалыгы да керә.
Фото: http://www.riatomsk.ru/article/20141107

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250