Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бәйрәм белән, Авыл хезмәтчәннәре!

10 октябрьдә иң матур һәм иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Авыл хезмәтчәннәре көне билгеләп узыла.

Авыл – ул безнең тор-мышыбызның нигезе. Авылдагы хезмәт беркайчан да җиңелләрдән булмады. Илебез халкын икмәкле, мул табынлы итү өчен авыл халкы ел әйләнәсе авыр хезмәт белән шөгыльләнә. Кош-корт, терлек асрый, бәрәңге, төрле яшелчәләр үстерәләр. Игенчелек тармагында да, терлекчелектә дә горурланып сөйләрлек уңышларыбыз бар. Иң зур байлыгыбыз – уртак хезмәт өчен янып-көеп йөргән тырыш игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, җаваплы җитәкче кадрлар һәм белгечләр. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү белән шөгыльләнүче фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның саны да елдан-ел арта бара. Бу тагын бер мәртәбә районыбызда уңган һәм тырыш кешеләр яшәвен исбатлый.

Әлеге мактаулы һәм шул ук вакытта күп көч таләп итә торган хезмәт ияләре көче белән барлыгы 66248 тонна ашлык җыеп алынды, 15099 тонна печән, 110092 тонна сенаж һәм 109027 тонна силос тупланды. 9 ай эчендә 77901 тонна сөт, 5055 тонна ит җитештерелде.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз һөнәри бәйрәм Авыл хуҗалыгы идарәсе эшкәртү сәнәгате авыл хезмәтчәннәре көне