Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бәйрәм белән хезмәт янәшә

Авыл җирендә эш ел әйләнәсе бетми, ял көне буламы, бәйрәмнәр гөрлиме, көндәлек башкарыла торганы һәрчак эшләнергә тиеш.

Район сыер савучылары бәйрәмнәргә тырыш хезмәтләре белән зур бүләк әзерләделәр. Тәүлеккә сыерлардан 300 тонна сөт савып алынды. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровтан котлау алынды һәм ул үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерә:

«Тырыш хезмәт – лаеклы күрсәткечләр аша беленә. Балтач районының сөт җитештерүчеләре район тарихында беренче тапкыр көнлек савымны 300 тоннага җиткерүгә ирештеләр! Лаеклы хезмәт уңышлары белән Балтачлылар республиканың сөт тармагы юнәлешендә яңача эш алымнары кулланырга мөмкинлек ачтылар. Сөтчелектәге озак еллар тупланган тәҗрибәләренә тугры калып, әлеге тармакны үстерүгә зур өлеш керткән Балтач районының авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре: «Татарстан», «Кызыл юл», «Сосна», «Маяк», Тимирязев исемендәге, «Дуслык», «Борнак», «Кама», «Арбор» җәмгыятьләрен билгеләп үтәсем килә.

Хөрмәтле Рамил Рашитович! Сезне зур җиңү – сөт тармагындагы уңышларыгыз белән котлыйм! Ирешелгән биеклекләр бер көнлек хезмәт кенә түгел. Эшле һәм ашлы булып, үз тормыш-көнкүрешен икмәкле-сөтле, мул итәргә бар көчен биреп эшләгән, республикабыз табынын да мул ризыклы итүгә көчен керткән хезмәт кешесенә рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Сезгә нык сәламәтлек, нәтиҗәле хезмәтегездә яңа уңышлар телим!

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эш кешесе