Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Чәчәк аткан» басулар

Урып-җыю кампаниясе барышында оештырылган сыйфат комиссиясе бу атнада Тукай исемендәге хуҗалыкның кырларында, ындыр табагында булып, эшнең торышы белән якыннан танышып кайтты.

Бөек шагыйребез исемен йөрткән хуҗалыкта эшләүчеләр нинди генә эшкә алынсак та техника юк, эшләргә кешесе дә юк, дип шаккатырдылар. Дөрес, Тукай исемендәге җәмгыятьнең соңгы елларда гел арттан өстерәлеп баруын күреп торабыз, шуңа да биредә нәрсәгәдер шаккатырга инде кирәкмидер дә.

Балтач районы авыл хуҗалыгы районы буларак гел ниндидер заманча техникалар алып, яңача алымнар кулланып терлекчелек, сөтчелек, игенчелек тармаклары белән республикада мактаулы урын алып тора. Ләкин, безнең районда да арттан өстерәлеп йөрүче хуҗалык барлыгын да танымый мөмкин түгел.

Урып-җыю кампаниясе барышында оештырылган сыйфат комиссиясе бу атнада Тукай исемендәге хуҗалыкның кырларында, ындыр табагында булып, эшнең торышы белән якыннан танышып кайтты. Шуны искәртеп үтәсе килә, кайсы гына белгечтән сорасак та алар хуҗалык җитәкчесенең кайда булуын әйтә алмады, басу-кырларда хезмәт куючылардан җитәкчегез яныгызга киләме, эш барышы белән танышамы дип сорагач та, басу кырыеннан узып китә, кеше янына килми ул, безнең белән аралашмый, дип җавап бирделәр. Менә шуннан соң нигә хуҗалыкта эшләргә техника һәм кеше булмаганын да аңлап була. Башка хуҗалыклар урып-җыюны кыс-ка вакыт эчендә югалтуларсыз җыеп алырга дигән максат-бурыч белән эшләгәндә, биредә бер комбайн хезмәт куя, аны Мөдәрис Нәҗипов иярли, ярдәмчесе Максим Иванов. Чүп үләне «чәчәк аткан» басулардан игеннәрне җыеп алырга җиңелләрдән бирелмидер игенчегә, ләкин икенче комбайн ватылганнан соң ул инде үзе генә эшләргә мәҗбүр. Ахыргача үземә генә эшләргә туры килсә, көннәр коры торса, 50 көн тирәсе кирәк булачак дип чутладык, — ди август башында уракка чыккан игенче. — Моннан алдагы комбайнда унөч ел эшләгән идем, «Тимер» маркалысында өченче елым. Басу нинди генә халәттә булса да, игенчеләр өчен урак ул көтеп алынган чор, бернәрсәгә карамый эшлисе, тырышасы, — ди Мөдәрис әфәнде.

Мөдәрис абыйны тоткарламадык, эшләсен, караңгы көзгә кадәр игеннәрне армый-талмый җыеп алырга язсын аңа. Ә без аның артыннан теземнәрдә берән-сәрән калган салам бөртекләре ярдәмендә дә биредә уңышның ничегрәк булуын яхшы аңладык.

Агрономнары яшь егет — Рәдис Әхмәтшин, белгечлеге буенча инженер. Укып кайткач терлек азыгы ура торган комбайнга утырып эшли башлый, аннан агроном вазыйфасы бушагач, ул эшне дә йөклиләр аңа. Без басуга килгән көнне агроном иген кырында иде, үземнең комбайн ватык әле. Ә терлек азыгын «КИР 1,5» тагылмалы җайланмасы белән төйиләр, — диде ул. Күрдек без ул "КИР 1,5«ны, элекке заманнарга кайтып килгән кебек тоелды шул чакта. Люцерна да инде чәчәк аткан, димәк картайган һәм анда мул сөт савып алыр өчен протеины да инде калмаган. Шул люцернаны ындыр табагы янында диярлек урнашкан кардадагы сыерларга бушатып киткәннәр. Улак янына кайсы сыер беренче килергә өлгергән, шул ашый. Өлгермәгәне артта мин дә ашар идем бит дигән кебек карап тора. Башкача нишләсеннәр инде, сыешмыйлар алар анда. Менә шундый вакытта малкайлар жәлләтә инде.

Басуга кире әйләнеп кайтык әле. Яшь агрономнан уртача уңышны сорамый кала алмадык, 18 центнер тирәсе, диде.

— Чүп үләннәренә каршы культуралар эшкәртелдеме?

— Юк, сиптерә торган техника ватылды...

— Хуҗалыкта эшләүчеләргә печән бирелдеме инде?

— Юк, урырга комбайн юк...

— Ә салам?

— Ансын төяргә техника юк...

Ындыр табагына юл тоттык. Бу көнне биредә ашлык биргәннәр. Шундагы белгечләр, кешеләр белән хуҗалыкның киләчәге турында сөйләшеп алдык. Әле июнь аена тулысынча хезмәт хакы алып бетермәүләрен җиткерделәр, бу сөйләшү дүшәмбе көнне — 14 августта булды. Салам буенча сөйләшү киткәч, төяргә техника булса, авыл халкы үзе дә ташый инде аны, бездә бит капка төбенә кадәр китереп бирү каралмаган, авылда үз техникасын тотучылар күп, ташу буенча проблема шуңа юк, диләр.

Әлеге хуҗалыкта яңгыр яумаса ярар иде, дип телиләр, ә инде көзге чәчүен кайгыртучы башка хуҗалыклар яусын иде, дип көтә. Тукай исемендәге хуҗалык узган елгы кебек быел да көзге чәчүгә сентябрьдә генә чыгарбыз, әле ашлама да юк безнең, дип йөриләр... Урманга ераграк кергән саен куркыта, диләр бит әле, шул искә төште бу урында.

Тукай исемендәге хуҗалык белән янәшә «Уңыш» басулары урнашкан. Быелдан биредә яңа хуҗа — «Вамин» ширкәте, ә «Уңыш» аның филиалы булып тора. Әлеге хуҗалыкта идарәче вазыйфасын Разит Ганиев башкара. Без игенчеләргә сертификат тапшырырга килгәндә дә шунда иде ул. — Егетләребез яшь кенә булсалар да тырышлар, — дип мактап үтте ул комбайнчыларны. «КЗС-7» "кыр кораблары"н иярләүче Дәниф Гарифуллин белән Ислам Гафурҗановка район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов имзалаган сертификатлар тапшырылып үтте. Яшь игенчеләргә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерелде, аларның ярдәмчеләре — Ягъфәр Гарифуллинга һәм Альфир Ивановка Балтач дип язылган кепкалар бүләк ителде.

Ике хуҗалык янәшә, берсендә эш бара, икенчесендә кем әле хуҗалыкка битараф түгел, шул тырыша, андыйлар да инде азаеп бара кебек. Чын җитәкче кулы җитми шул хуҗалыкка!

Сыйфат комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы