Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Чананы – җәй, арбаны кыш әзерлә» (фото)

Коллективыбызга соңгы елларда яшьләр дә килде, күбесенчә ул Алан бригадасына.

Алда торган язгы кыр эшләренә әзерләнгәндә мөһим бурычларның берсе — авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлап, аны әзерлек сызыгына кую. Кукмара районы белән чиктәш булган «Бөрбаш» хуҗалыгында булып, без әлеге эшнең торышы белән танышып кайттык.

«Бөрбаш» җәмгыятенең Бөрбашта һәм Алан авылларында ике машина-трактор паркы бар. Хуҗалыкның баш инженеры Альфред Нурмиев белән техникаларның техник күзәтүгә әзерлеген, язгы кыр эшләренә кадәр тагын нинди эшләр башкарасы булуы турында сөйләшеп уздык.

— Район буенча билгеләнгән график нигезендә безнең хуҗалыкта техникаларга техник күзәтү 19 мартта уздырылачак. Бу уңайдан эш кайный. Бөрбаш һәм Алан бригадасына тулаем 32 трактор, 8 йөк машинасы, 3 ашлык җыю комбайны, ура торган «Магдон» һәм терлек азыгы әзерли торган ике комбайныбыз бар — «Ягуар» һәм «Полесье».

Авыл хуҗалыгы машиналары-ның ремонтын 9 гыйнвар көнне башладык. Яңа елга кадәр хезмәткәрләрнең кайсы чираттагы ялда, кайсы шифаханәләрдә булды, шунлык белән без бу эшкә быелга чыккач тотындык һәм бу атна эчендә ремонт эшләрен төгәллибез инде. Иң беренче чиратта культиваторларны, аннан чәчкеч, катокларны ремонтладык. Запас частьларны да алдан алып куйган идек, аның белән тоткарлык булмады. Быел кар күп яву сәбәпле, күп техниканы кар чистартырга чыгардык. Шуңа кайбер техникалар ремонтына да үзвакытында керешә алмадык, ләкин график нигезендә билгеләнгән көнгә без бөтен техникаларны да әзерлек сызыгына куячакбыз.

Язның бер көне елны туйдыра, диләр, шуңа күрә техника әзерлегенә без бик җаваплы карыйбыз. Техникаларны әзерләп кенә калмыйча, инде ягулыкны да язгы кыр эшләренә җитәрлек күләмдә тупладык. Ягулык бәясе дә артканнан-арта. Шуңа һәрбер әйберне алдан уйлап эшләү мәслихәт.

Техникаларны яңартып торырга тырышабыз, шунсыз булмый да, елдан-ел техника искерә бара, искергән саен запас частьлар да күп кирәк. Запас частьларның бәясе дә елдан-ел арта бара. 2023 елда терлек азыгы әзерли торган «Ягуар» комбайны алдык һәм «Кировец» тракторына 12 метрлы культиватор ала алдык. Бик әйбәт агрегат булды, нәтиҗәле эш күрсәтте.

— Альфред, техника әзер булу гына җитми, эшче көчләр дә зур роль уйный бит, сездә кадрларга кытлык юкмы?

— Һәрбер хуҗалыкта булган бу проблема, әлбәттә, безне дә урап узмый. Кадрлар кирәк. Шоферлар һәм механизаторларның 70 %ы олы яшьтәгеләр. Якын-тирә елларда лаеклы ялга чыгарга әзерләнүчеләре дә бар. Эшкә яшь кадрлар килсә, бик риза булыр идек. Хезмәт хакы кызыксындыра торган түгел дип әйтеп булмый, чөнки һәркемгә эшенә карата түләнә. Хезмәт хаклары белән тоткарлыклар килеп чыкмый. Алдынгы хезмәткәрләргә шифаханәгә юллама да бирелә. Тырышып эшләр өчен бөтен уңайлыклар да бар.

Комбайнда эшләүчеләр хезмәт хакыннан тыш, шифаханәгә барып ял итеп кайталар, 70-80 килограммлы бозау һәм премиальный ашлык бирелә аларга. Шулай ук парадка комбайннарны әзерләп өлгергән очракта, биш мең сум кызыксындыру чарасы да каралган. Бездә инде тәҗрибәле, озак еллар хезмәт куя торган игенчеләр эшли. Алар берничә техниканы иярләсә дә, комбайннарны урып-җыю чорына тиешенчә ремонтлап куялар. 

Коллективыбызга соңгы елларда яшьләр дә килде, күбесенчә ул Алан бригадасына. Шундый яшьләребез булып Рәмис Мотыйгуллин тора, ул хәтта ике техниканы иярли — «Т-16», «К-701» тракторларын, Ринат Гафуров — "МТЗ-80«дә хезмәт куя, Илдар Юнысов «КамАЗ» машинасында эшли. Әлеге яшьләребез үзләренә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп башкарып, коллективка җайлы гына кереп киттеләр.

Белмим әле мин бу эшне, эшләмим әле, дип тормадылар. Кирәк чакта үзебез дә ярдәм итеп җибәрәбез. Кадрлар белән уртак тел тапмасаң, алар белән эшләмәсәң, эш оешмый да, бармый да. 

— Альфред, техникаларны әзерлек сызыгына куюда зур өлешләре керүчеләр белән дә таныштырып узчы? 

— Ике як гаражда да озак еллар хезмәт куючы, үз эшләренә җаваплы караучы мөдирләр эшли. Бөрбаш ягында — Гафур Мифтахов, Алан ягында — Зиннур Хәкимуллин. Бөрбаш һәм Алан ягында да гаражлар җылытылган. Ремонт вакытында шофер-механизаторларга слесарь, эретеп ябыштыручылар ярдәм итә. Кышкы чорда техникаларына эш булмаган хезмәткәрләр дә гаражда техника, авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлыйлар, алар — Илдар Сабиров, Илдар Юнысов, Газинур Хәкимуллин, Нуриан Сабиров (токарь эшен дә башкара, кирәкле детальләрне точить итә, ясый да торган күпкырлы шәхес — З. Ф.). Бөрбаш ягында бөтен техниканы үзенең биш бармагыдай белүче кешебез — мастер-наладчик Хәернас Хәкимов эшли. Ул ремонтка, техник күзәтүгә кергән техникаларны ремонтлауда катнаша. Хәтта механизаторлар да әйтә, Хәернас абыйдан башка безнең ремонтка кереп, тракторны сүтәсе дә килми, ул бөтенесен белә, аның белән эшләргә җайлы, диләр.

Эретеп ябыштыручы Рәис Шәяхмәтов сезон башланганчы паркта эшли, ә инде басу-кырларда эшләр башлангач, тракторга урнаштырылган САК аппараты белән Алан ягына да, Бөрбаш ягына да сварка кирәк булган техникалар янына үзе бара, транспортка гаражга кайтып йөрергә кирәк булмый. 

Комбайннар, чәчү комплексы, печән әйләндерү, кабарту техникалары да, СЗП чәчкечләре дә ябулы җирдә торалар. Анда саклануларының плюсләре бик күп. Парад вакытында да техникаларны чагыштырып караган бар, берүк заводтан чыккан, берүк вакытта кайткан техникалар да аерыла, чөнки алар берсе ачык җирдә саклана, икенчесе ябулы җирдә. Гади генә аерма — техникалар буявыннан ук аерылалар. Ябылу җирдә саклануның тагын бер плюсе булып, чыбыкларның, датчикларның тиешенчә саклануы тора. Ачык һавада торганда алар ярыла, бозыла алалар, ә инде яңаны ала башласаң бик кыйммәт. 

Чыннан да, «Бөрбаш» җәмгыятендә техниканы сыйфатлы итеп ремонтлап, ел саен үткәрелүче техник күзәтүгә нык-лап әзерләнәләр. Машина-трактор паркларында бу эшләр яхшы дәрәҗәдә оештырылган. Ремонтта берьюлы берничә берәмлек техника тора. «Чананы — җәй, арбаны кыш әзерлә», дип юкка гына әйтмәгәннәр. Димәк, авыл хуҗалыгы техникасын алдан ремонтлап куйганнар чәчү кампаниясен дә уңышлы башкарып чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев