“Чабышкылар” старт көтә яки кырга чыгар чак җитә (+фоторепортаж)
Күп очракта табигать шартлары турындагы фаразлар чынга ашмаса да, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр – нәкъ менә ахыргы нәтиҗәләр турыдан-туры һава шартлары белән бәйле булган кешеләр бу фаразларга колак салмый булдыра да алмыйдыр, мөгаен.
Шушы көннәрдә “Татарстан” хуҗалыгы базасында төньяк зонадагы ун районның авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре, белгечләре, хуҗалыкларның баш агрономнары өчен үткән районара киңәшмәдә дә яңгырады бу фараз. Язның соңга калуы инде беркемгә дә сер дә, яңалык та түгел. Бу шартларда нишләргә икәнен авыл кешесе болай да белә. Ныклап әзерләнеп, мөмкинлекләр булуга, эшне тулы куәтенә оештырасы да, кыска срокта төгәллисе генә. Ә менә башка көтелмәгән хәлләр килеп чыкса, табигать “көйсезләнеп” алса, нишләргә? Киңәшмәдә әнә шул сорауларга җавап эзләделәр дә инде.
– Май-июнь айларына бирелгән фаразлар арасында сөендерә торганы да, көендерә торганы да бар. Сөенечлесе – майның икенче яртысы, июньнең беренче яртысы салкынча, дымлы киләчәк диләр. Бу безнең өчен кулай һава торышы буласы. Ә менә майның беренче яртысы коры, эссе булачак дигәне чынга ашса – бусы шактый куркыта торган әйбер. Болай да соңга калып килгән язда кыр эшләрендә оптималь срокларга сыешу өчен бик нык тырышырга туры киләчәк, ә инде дымны югалту куркынычы көнләп-сәгатьләп арткан шартларда эшне ни дәрәҗәдә оештырырга кирәклеген фаразларга гына кала, – дип башлады үзенең чыгышын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов. – Быелгы язгы кыр эшләренә болай да катлаулы ситуациядә килүегезне, сөт бәяләренә бәйле рәвештә әрнүләрегезне һәм ризасызлыкларыгызны да аңлыйбыз. Әмма бер ярдан икенчесенә ташланмый гына, элекке алган юнәлештә эшчәнлекне дәвам итәргә чакырабыз, сөтчелек ул – ташларга жәл булган, ташлап булмый торган шундый “чемодан” инде...
Министр урынбасарының сөтчелектән башлавы аңлашыла да. Беренчедән, бүгенге көндә җитештерүчеләрне язгы кыр эшләреннән дә ким борчымый бу проблема. Икенчедән, республика аграрийлары инде берничә ел терлекчелек аша игенчелекнең нәтиҗәлелеген күтәрү юнәлешендә эшли. Быел да төп басым терлек азыгы культуралары җитештерүгә юнәлтелә. Аларның да табышлыларына. Шундыйлар исемлегендә беренче булып люпин культурасы аталды. Теләсә нинди һава шартларында биек булып үсә, уңышы да күп, туклыклы матдәләргә, бигрәк тә аксымга бай культура дип тәкъдим ителде. “Бездә үстерелми түгелме соң ул?” – дияр күпчелек укучыларыбыз. Алар хаклы да. Шуңа күрә бу урында ачыклык кертергә булдык.
– Яңалык буларак тәкъдим ителсә дә, люпин яңа культура түгел, үткән гасырның җитмешенче елларыннан бирле республиканың төрле хуҗалыкларында игелә. Әмма безнең җирләр өчен кулай культура түгел. Ул җиңелрәк, комлырак туфракны ярата. Безнең шартларда борчак сенажыннан да әйбәте юк, – ди бу хакта фикерен сорагач, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек башлыгы Мәсхүт Гарипов.
Табышлы культура дип тәкъдим ителгән кукурузны орлыкка игү, рапс мәйданнарын арттыру – районыбыз игенчеләре берничә ел инде шушы максатта болай да нәтиҗәле эшли.
Бүген игенчелектә үз алдыңа карап, күнегелгәнчә эшләп кенә нинди дә булса уңышка ирешәм дип булмый. Дистәләрчә партнерлар – бу системага төрле яклап ярдәм итүче оешмалар белән бергә, шул ук вакытта үз хезмәтен тәкъдим итүче күпләр арасыннан дөресен, ышанычлысын сайлый белгәндә генә нәтиҗә булырга мөмкин. Киңәшмәдә әлеге партнерлар да катнашты һәм конкрет мисаллар белән ышанычлы булуларын аңлатырга тырышты. Икътисадый-финанс ягыннан көчле хуҗалыклар өчен аерым тәкъдимнәре булса, мөмкинлеге азрак булганнарга аерым чаралар билгеләүләре дә хәзерлекле килүләре турында сөйли.
Югары репродукцияле орлык (ул бер баскычка кимрәк булган саен, гектарыннан 5 центнер уңыш кимрәк була), орлыкларны “җылыту”, критик периодларда (һәм үсеш фазаларында) өстәмә тукландыру, бу эштә өзеклек булдырмау, үсемлекләрдәге үзгәреш-билгеләрнең авыру сәбәплеме яки туфракта нинди дә булса матдә җитмәүдәнме икәнен дөрес билгеләү, сидераль пар җирләре, сортлар мозаикасы, ягъни күп төрле сортлар белән эшләү... быелга бирелгән юнәлешләрнең барлык хуҗалыклар өчен дә уртак булган төп шартлары әнә шулар. Шулай ук биологик препаратлар белән эшкәртү, куллануны арттыруга да басым ясалды. Киңәшмә үткән мәдәният йорты фойесында урнашкан күргәзмә тулысынча диярлек шушы нигезгә “корылган” иде.
–Бер караганда, биредә сөйләнгән әйберләрнең күбесе безгә таныш, барысын да беләбез кебек. Әле кемнәргәдер яңалык буларак тәкъдим ителгән әйберләр белән дә без инде күптән эшлибез. Шулай да технологияне үтәүдә камиллекнең чиге юк, шул сәбәпле, игътибарны җәлеп иткән яңалыклар да булды. Гомумән, белгәнне кабат яңарту, конкрет бурычлар билгеләү дә файдага гына, – ди “Татарстан” хуҗалыгының баш агрономы Алмаз Шиһапов.
–Мондый киңәшмәләр, уку-өйрәнү тибындагы сөйләшүләр бик кирәк, – ди Мәсхүт Гарипов та. – Декабрьда агрономнарны бер укыттык, быелга чыккач, “Кама” хуҗалыгы базасында алган белем-күнекмәләрне бер искә төшердек... Әле алай да таманга килә. Без бит шулай гадәтләгән: күп очракта белгән әйберне дә кемдер әйткәч, мәҗбүр иткәч кенә эшлибез, үтибез. Менә бу көннәрдә ике комиссия хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә хәзерлеген тикшердек. Соңгы этаптагы эшчәнлекләр буенча инде, элеккечә әйтсәк, барлык техникасын хәзерлек сызыгына куючылар да бар, шул ук вакытта әле иртә бит, өлгерәбез әле дип, яки техникаларны алдан чыгарсак, аерым частьларын урлап бетерәләр дип, мең дә бер сәбәп табып, бу эшне сузучылар да бар. Гомумән алганда хәзерлек начар димәс идем. Ашламалар туплау буенча да, үткән елгы дәрәҗәгә җитә алмасак та, республика күләмендә начарлар рәтендә түгел, төньяк зонадагы районнар арасында икенче урында.
PS. Семинар булган көнне республикада Зәй, Мөслим районнары күпьеллык үлән басуларын тукландыруга кереште инде. Синоптиклар вәгъдәсенә ышансаң, киләсе атнада көннәр шактый җылыначак. Карның инде басу-кырларда юкка чыгып бетүен, туң аз булу сәбәпле, дымның сеңә баруын искә алсаң, көннәрнең кинәт җылытуы бездә дә җирләр өлгерешне тизләтергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев