Чакрымнар йомгагын сүтеп
Гомер дигәнең аккан сулардай ага да ага. Чәчләргә чал төшә, бер-бер артлы балалар, оныклар үсеп җитә, ә күңел дигәнең һич кенә дә картаерга ашыкмый...
- Разведкага барырлык ышанычлы кеше ул Габделбәр. Көндәлек иртәнге сәгать өчтән аяк өстендә булып, башта йорт тирәсендәге эшләрен башкара, ә аннан соң машинасын ялт итеп юып куя. Кайчан гына карасаң да, бер генә бөртек тузан да булмый аның машинасында, чисталыгы белән аерылып торучы шофер ул. Андый эш кешеләре бик сирәк, совет чорында тәрбияләнгән кеше булуы әллә каян билгеле, - ди "Маяк" җәмгыяте җитәкчесе Хәлил Хаҗиев.
Кайда гына булса да, нинди генә эшкә алынса да, Габделбәр абый кешеләр белән уртак тел таба. Чал чәчле бу ирнең тышкы кыяфәтеннән үк аның сабыр кеше икәнлеген чамалыйсың. Үз-үзен тыныч тотуы, һәр сүзне чамалап әйтүе, уйчанлыгы да аңа ниндидер бер, ир-атларга гына хас, күркәмлек өсти. Әлеге тыйнак ир үзе хакында сөйләргә яратмый. Әмма хезмәттәшләре аны бер дигән гаилә башлыгы, дүрт баласы өчен кайгыртучан әти, сигез оныгы һәм оныкчыгының яраткан бабасы буларак мактап телгә алалар.
Игелекле хезмәте белән авыл халкының абруен яулаган Габделбәр абыйга исәнлектә, якыннарына ышанычлы терәк һәм таяныч булып, балаларының игелеген күреп, авылдашларының горурлыгы, гел дә шулай җәмгыятькә кирәкле булып, күрше-тирәләр белән ярдәмләшеп яшәргә язсын.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев