Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Чайкала иген кырлары”

23 август көнне, “Чайкала иген кырлары” дип исемләп, Карадуган авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре белән басуда урак өстендә тырышып эшләүче комбайнерларны ял иттердек.

Түбән Кенә авылы киленнәре Рания Гарипзянова һәм Шагиева Энҗеләрнең моңлы тавышлары игенчеләребезнең йөрәкләренә үтеп керсә, Карадуган авылыннан Әлфия апа һәм Римма Гарапшинаның җырлары һәркемне яшьлегенә, балачагына алып кайтты.

Ә инде 18 яшеннән трактор руле артында киң басуларны иңләп, хәзерге вакытта да трактор җене кагылган 70 яшен тутырып килүче Габделхай Мухаметшинның җырлавын таң калып тыңладылар.

Иң яшь үзешчәнебез, Таузар иле авылыннан Регина Галиахметованың "Бөрлегән" җыры, комбайнерларга көне буена җитәрлек дәрт өстәде. Ял концертыбызны бик ошатып, кабат килүебезне көтеп, олы рәхмәтләрен ирештереп, озатып калдылар

 

Кадрия Галимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агитбригада