Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чәчү ашыгуны тәлап итсә дә, кабалануны яратмый

Тимирязев исемендәге җәмгыятьнеӊ алдагы елларда эшләгән җитәкчесе, безнеӊ яӊа, зур егәрлекле техникаларны фотога төшерәсез дә, газетага икенче берәүләрнеӊ хезмәтен язасыз, дип үпкә белдергәне бар. Бүген хуҗалыкны җитәкләгән Булат Исрафилов та, авыл хуҗалыгында алдынгы технологияләрне, яӊа җиһазлар кулланмыйча, максатчан алга бару мөмкин түгел, дип саный.

Шуныӊ белән бергә, катлаулы техникага җан өрүчеләр, булсынга эшләүчеләр бик кирәк, ди ул. Районда беренче булып, моннан 11 ел элек алынган «Horsch» чәчү комплексын үз күзләребез белән эш вакытында күрер өчен хуҗалыкныӊ чәчүлек җирләренә юл тоттык. Киӊ басуны колачлап, зур тизлектә килүче чәчү агрегаты, дөрестән дә, бер карауда ук үзенә ихтирам тудыра. 12 млн. сумга алынган бу комплекс үзе-үзен инде күптән аклаган. Зур егәрле тракторы да башка вакытта буш тормый, чәчү булмаганда җир эшкәртә, ә кышларын салам тарттыруга җәлеп ителә икән. Хуҗасы Чапшар авылыннан - Илнур Нургалиев, аӊа чәчү вакытында авылдашы Равил Сабиров булыша. «КАМАЗ» шоферы Газинур Сабирҗанов, «ГАЗ-53» машинасында Ришат Габделхаков чәчү комплексын орлык һәм ашлама белән даими тәэмин итеп торалар. Комплекс янында Илнурга нидер аӊлаткан хуҗалыкныӊ баш агрономы Азат Ганиев белән кызу гына әӊгәмә корып алдык. «Язгы чәчү белән хуҗалык соӊга калмадымы?» дигән сорауга баш белгеч, «артта калмадык, чәчү ашыгуны таләп итсә дә, кабалануны яратмый» дип авызны ябып куйды. Планда булган җирләрдә бөртек чәчү тәмамланган икән, бары 120 гектарлы мәйданга, юеш булганлыктан, солы чәчәргә керә алмыйбыз, дип аӊлатты ул. Чәчүлек комплексы эше белән дә кызыксындык, дөрестән дә чәчүнеӊ сыйфаты һәм тизлеге тел-теш тидерерлек түгел. Мондый зур «Джонгир» исемле комплексны күрше «Татарстан» хуҗалыгы алган, аларныӊ да фикерләре бары уӊай икән.

Хуҗалык кырларында 2 гадәти чәчкеч белән дә эшлиләр. Данлыклы игенче Фәргать Гаязов моӊарчы дүрт дистә елга якын чылбырлы тракторда чәчсә, хәзер инде «МТЗ-1221» тракторында кырларны иӊли. Аӊа бу чәчүдә Радик Вафин, Фирдус Гарифуллин, Расих Хабибрахмановлар булышалар. «МТЗ-80» тракторында Илгизәр Мифтахов беренче елын чәчүдә эшли, өметле күренә диләр. Дамир Шиһапов шундый ук маркалы тракторда 380 гектар мәйданда кукуруз чәчергә өлгергән, җир әзерләүдә тракторчылар Ришат Камалов, Илгиз Хадиев, Леонид Шестаков хезмәтләрен мактадылар.

Орлыкчылык буенча шөгыльләнгәч, яӊа сортларны ел саен алып арттырабыз һәм аннан соӊ сатабыз, диләр монда. Узган ел хуҗалык кассасына орлык сатудан 10 млн. сумнан артык табыш кергән. Бу елда бодайныӊ «Экада-113», «Йолдыз», «Ульяновск-105», «Ульяновск-100» сортларын чәчтек, арпаныӊ «Яромир» сортын ишәйтергә уйлыйбыз, солыныӊ «Кентр» сорты да безнеӊ өметләрне аклар, ди Азат Ганиев. Яӊа сортларны акчага әйләндергәнче кимендә 3 ел вакыт уза икән. Бүгенге көндә бодайны 17 сумнан, арпаны 16 сумнан сатуларын исәпләсәӊ, башкарган эшнеӊ әҗере ачык күренә. Димәк, бердәм булып, бер максатка эшләгәндә уӊышлар мулдан булыр, дип уйларга тулы нигез бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250