Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чәчү ашыктыра

Кырлардагы эшләрнең иң киеренке чорына җитүен һәркем яхшы аңлый.

Кыска срокларда һәм сыйфатлы итеп чәчүне башкарып чыгу табигать шартларына да, җәмгыятьтә коронавирус чире белән бәйле булган вәзгыятькә дә карамый, аларның тискәре йогынтысын мөмкин кадәр  киметү безнең бурыч.

Күпьеллык үләннәрне ашлау, зәб һәм пар җирләрен тырмалау эшләре тәмамлану алдында булса да, чәчүгә мәйданнарны тулы күләмдә хәзерләү соңга калып бара. «Кама», «Активист» һәм «Арбор» хуҗалыкларыннан тыш, барлык җирдә дә бу мәсьәләгә игътибар бирү сорала. Киләчәктә  районыбызның барлык кырларында чәчүне зур комплекслар белән алып барачакбыз икән, чәчүлек мәйданын вакытында әзерләү беренче урынга чыга. Бу турыда атна уртасында “Дуслык” җәмгыяте базасында игенчелек буенча  узган киңәшмәдә ачык әйтелде. Районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре рәисләре, белгечләре иң элек бу җәмгыять басуында заманча яңа төр техникалардан булган «FEAT AGRO» чәчү комплексы, “Туман” маркалы машина белән якыннан таныштылар. “Дуслык” җәмгыяте рәисе Николай Колоколов һәр ике төр техниканы ни өчен сатып алырга булганнарын һәм    аларның ни дәрәҗәдә эшләве хакында сөйләде. Киңәшмәне алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин киләчәктә әлеге төр техникаларның игенчелектә аеруча да кирәк булачагы хакында басым ясап әйтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәчү