Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чәчәләр дә, сөрәләр дә

Быел ындыр табагына иң күп ашлык кайтарган өч хуҗалыкның берсе - «Игенче» булды.

Җитәрлек кадәр орлыкка, фуражга салдылар. Мал асраучы авыл кешеләренә дә 750 тонна өләштеләр. Һәм урып-җыю белән бер үк вакытта хуҗалык механизаторлары алдагы ел уңышы турында да кайгырта башладылар. Альберт Сабитов, Алмаз Ибраһимов кебек тәҗрибәле тракторчылар көзге чәчүне тел-теш тидермәслек итеп үткәргәннәр. Һәр гектарга берәр центнер исәбеннән ашлама кертелгән, барлык орлыкларны да биопрепаратлар белән эшкәрткәннәр, агулаганнар. Уҗым культураларын быел үткән елдагыдан 450 гектарга күбрәк чәчкәннәр. Чөнки җәй нинди килсә дә алардан ышаныч зур, бер дә ашлыксыз калдырмыйлар диләр.


Механизаторлар басуларны бер кат көздән эшкәртүгә дә зур игътибар бирәләр. Азат Әхмәтҗанов, Рәис Галиев «КСН-4», Габделбәр Вәлиев «БДМ-3» агрегатлары белән сыйфатны беренче планга куеп эшлиләр. Тракторчы Мәсхүт Әхмәтшин, Рамил Билалов, Радик Хисмәтуллин да аларга кушылды. Соңгы вакытта көн саен 150 гектардан артык җир эшкәрттеләр.


Хуҗалыкта ел бик үк кулай килмәсә дә, бәрәңге уңышы зарланырлык түгел. Инде аның сабагын чабалар, ике бригадада да казырга чыктылар. Хуҗалык кирәк-ярагына гына түгел, бәрәңгене сатуга да чыгаралар. Иң әйбәтләрен генә Казанда узачак ярминкәгә әзерлиләр. Авыл хуҗалыгы продукцияләре сату буенча мондый ярминкәләрдә «Игенче» уңганнары ел саен актив катнашып, матур нәтиҗәләр күрсәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250