Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чәчсәң, бодай сатып акча эшләп була

Актаныш районы хуҗалыклары көзге бодай уңышы сатып миллионнар эшлиләр. Бәясе әйбәт, өченче класслы бодайны килограмын 10 сумнан алалар, әле тагын ташламалы ашлама бирелә.

Безнекеләргә акча кирәкми кебек, көзге бодайга ышанычлы түгел дип игътибар бирмиләр. Агротехниканы дөрес үтәп иксәң, көзге бодай алдатмый, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Мәсхүт Гарипов.
20нче августтан аны чәчә башларга кирәк, әмма моңа керешкән хуҗалык юк әле. Арыш чәчү дә акрын бара. 21 августка 2000 гектарлап кына чәчелгән. Ә планлаштырганы 13070 гектар. «Кама», «Алга», «Арбор», Уңыш»та чәчүгә бөтенләй чыкмаганнар әле. Шул ук вакытта «Маяк», «Сорнай», Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда 340 - 300әр гектарда арыш чәчтеләр инде.

Фото: http://www.nenudi.net/oboi-i-foto/foto-prirody-unikalnye-pejzazhi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250