Чебешләрне көзен саныйлар
Район башлыгы Рамил Нотфуллин тарафыннан хуҗалыкларда якын көннәрдә тәүлеккә 300 тонна сөт җитештерү бурычы куелды.
Моннан берничә ел элек якташыбыз, ул вакытта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов район терлекчеләре алдында: «Сезнең елга 100 мең тонна сөт савып алырга мөмкинлегегез бар, бары шушы максатка ирешәм, дип тырышып эшләвегез генә кирәк», – дип чыгыш ясаган иде. Ул вакытта буй җитмәслек саннар булып тоелса да, бу безнең терлекчеләр өчен бүген иң якын куелган максат, дип кабул ителә. Моның өчен бары ел әйләнәсендә һәр көнне 274 тонна сөт саварга кирәк. Узган ел сөтнең иң мул чорында 12-16 июль көннәрендә районда 262шәр тонна сөт савылган, бүгенге көндә тәүлеккә 291 тонна сөт җитештерелә. Район башлыгы Рамил Нотфуллин тарафыннан хуҗалыкларда якын көннәрдә тәүлеккә 300 тонна сөт җитештерү бурычы куелды. Зур бурыч, әмма барлык хуҗалыклар бердәм, тигез эшләсәләр, үтәлмәслек түгел. «Кызыл юл» һәм «Татарстан» хуҗалыгында тәүлеккә 27-26 мең килограмм сөт җитештерелә, районның 10 хуҗалыгы исә һәр көнне 15 мең килограммнан артык сөт сава.
Алга зур максатлар куеп эшләүче хуҗалыкларның берсе – «Сосна» хуҗалыгы. Бу күмәк хуҗалыкта елның-елында сөтчелек тармагына зур игътибар биреп килде. Сөтчелек юнәлеше бик үзенчәлекле, монда кимчелекләргә юл куймый, һәр якны үлчәп эш итү сорала. Бүгенге көндә хуҗалык тәүлегенә 15 мең килограмм сөт сава, 95 процент товарлылык белән 14 398 килограмын сатып бара. Хуҗалыклар арасында иң югары күрсәткеч булмаса да, сатылган сөт алдагы ел белән чагыштырганда 3052 килограммга артык. Аз сан түгел бу. Хуҗалык рәисе Фирдәвес Ситдыйковтан моның серләрен сорыйбыз. Ул, мактанмый, тыныч кына: – «Көтүне хәйран яңарта алдык һәм иң әһәмиятлесе, терлек азыгын тиешенчә хәзерләп бирә башладык», – дип җавап бирде. Районда савым сыерларын җәй буе көтүлектә йөртүче бердәнбер хуҗалык буларак, бу чорда сыерларны балансланган азык белән тәэмин итүне җайга салганнар, яшел үлән тиешле күләмдә генә бирелә. Ә шулай да, терлекчелектә яңа алымнарны кулланмыйча уңышка ирешергә авыр. Шушыларны искә алып, сосналылар хуҗалык исәбенә савым сыерлар өчен яңа торак һәм саву залы төзергә алынганнар. Терлек бинасының беренче өлеше 600 баш сыерга исәпләнелгән, берьюлы 48 баш сыер савылачак савым залы урнаштырырга ниятлиләр. Савым залы чит илдән кайтартылачак, программа нигезендә катнашырга исәплиләр. Киләчәктә өстәмә яңа бина салып, яңадан 600 баш савым сыерын шушында тупларга уйлыйлар. Планнар бар, әмма илдәге икътисади вәзгыять, чит ил валютасының ничек буласын алдан белмичә, кычкырып, масаеп йөреп булмый, диләр монда. Бу очракта, хуҗалык җитәкчесенең, белгечләрнең сүзләрендә хаклык зур, ни дисәң дә, чебешләрне көзен саныйлар бит. Куйган максатларына ирешүләрен телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев