Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чеби чалыр кеше юк...

Хатын-кыз чалу да дөрес була һәм...

Хөрмәтле редакция! Мин ялгызы яшәүче тол хатын. Әле хәлемнән килгәнчә кош-корт асрыйм. Әмма авылда шуларны чалдырырга кеше табуы бик кыен. Чеби асып, өй борынча кеше эзләп йөрүнең нинди газап икәнен башына төшкән кеше генә аңлый. Аптырагач, бер танышым, тавык-чебеш, үрдәкләрен үзе чала башлады. Динебез кушканча, җиренә җиткереп чалса да, күңелдә барыбер шик бар. Мөселман хатын-кызга бу эш ярыймы, гөнаһ түгелме, ул чалган ит хәрам булмыймы? Тагын бер соравым: ир балаларны ничә яшьтән бу эшкә өйрәтергә ярый?

Сорауга Балтач үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:

– Әби-бабайлардан калган горефкә кергәнчә, бездә кош-корт, мал чалу ир-ат хезмәте булып тора. Гадәттә ирләр чала. Ирләр юк икән, көч-куәте, кодрәте җитә икән, хатын-кыз чалу да дөрес була һәм монда ниндидер өстәмә эшләр эшләү кирәк түгел (әйтик, ир-ат кебек киенеп чыгу һ.б.). Фәкать кыйблага каратып: “Бисмилләһи Аллаһу әкбәр!”– дип әйтеп, чалу кирәк. Ә балаларны өйрәтүгә килгәндә, ул баланың яшенә һәм җитлегүенә кайтып кала. Ун яшьтән, әгәр ул акыл һәм физик яктан җитлегә икән, әкренләп өйрәтергә була. Әлбәттә, монда һәр баланы аерым карарга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тавык