Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чөгендер сөтне арттыра

«Кызыл юл» терлекчеләре, башка күпчелек хуҗалыкларда савым кимегән көзге чорга кергәч тә сөтне әйбәт савалар. Моның өчен үзләрендәге игенче-механизаторларга рәхмәтле алар.

Май азагында салынган сенажны ашатуның нәтиҗәсен тоябыз диләр. Менә хәзер өстәп чөгендер ашата башлагач та сыерлар шулай сөтне күп бирүне дәвам итәләр. Һәр сыердан сөтне узган ел шушы көннәрдәгедән 4әр килограммга кадәр күп савалар, дәүләткә көн саен былтыргыдан 2 тоннадан артык күп саталар. Гомумән, сөт терлекчелеге өчен чөгендерне бик файдалы дип саныйлар һәм ел саен үстерәләр биредә.
Быел 22 гектарда үстергәннәр. 2 гектарын алып сыерларга ашатканнар инде. Механизатор Ильяс Камалиев, Газинур Бәхтияров, Гәбдрәфыйк Габделхаков чөгендерне чәчүдә, тәрбияләп үстерүдә зур хезмәт куйганнар. Һәм аларга чүп утауда, сирәкләүдә авыл халкы ярдәм күрсәткән. Хуҗалыкта эшләүче һәркем үзенә бүлеп бирелгән участокны намус белән тәрбияләгән. Уңыш әйбәт. Һәр гектардан 500 центнер чыгар диләр. Чөгендер сирәкләүчеләргә хезмәт хакларына өстәп печән бирелгән. Мал асраучы авыл кешесе өчен бик кирәкле ярдәм инде бу. Менә шулай, уйласаң, һәр ике як өчен дә отышлы итеп эшне оештырып була икән ул.
Фото: http://agro-semena.com/ru/nasinnya/tehnichni-kulturi/kormoviy-buryak/


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250