Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чигенү булмасын иде (+фоторепортаж, видео)

- «Сөт җитештерү 2010 елда 1842 тонна, 2016 елда ул 3363 тонна булган, 2015 елныӊ декабрь аенда көндәлек 7235 тонна сөт савылган, 2017 елныӊ февраль аенда ул 11250 тоннаны тәшкил иткән. Чагыштырган чорда һәр сыердан көндәлек савыла торган сөт 14,5 килограммнан 20,1 килограммга җиткән».

Бары 2510 гектар авыл хуҗалыгы җирләре булган «Смәел» авыл хужалыгы ширкәте җитәкчесе Илһам Шакиров бу һәм башка бик күп мәгълумат тупланган чыгышын һәм хуҗалык эшчәнлеген чагылдырган видеотасманы килгән кунаклар нык игътибар белән тыӊладылар. Дөрестән дә, чагыштыра һәм уйландыра торган саннар Смәел мәдәният йортында уздырылган киӊәшмәдә күп яӊгырады. Күрше 7 районыӊ терлекчелек тармагына турыдан-туры җаваплы җитәкчеләрнеӊ бу төбәккә җыюныӊ сәбәбе - җәйге чорга күчү алдыннан тагы бер кат мөмкинлекләрне барлау, эшкә этәргеч бирү, онытылган кайбер гади тоелган алымнарны искә төшерү һәм югары максатларга ирешү юлларын аныклау юнәлешендә булды. Татарстан авыл хуҗалыгы Министрыныӊ терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов үзенеӊ чыгышында һәр җитәкче уйланырлык саннар телендә алып барды. Агымдагы елныӊ 1 апрель көненә республика буенча ит җитештерү алдагы елыныӊ шул чоры белән чагыштырганда 1 процент үсеш, ә сөт җитештерү исә 4 процент үсеш белән булган. Министр урынбасары үзенеӊ чыгышында мөгезле эре терлек саныныӊ кимүенә җитәкчелекнеӊ нык борчылуын җиткерде. Әле ярый Кукмара, Балтач, Әтнә, Саба, Питрәч районнары терлекләрнеӊ арттыру буенча елныӊ-елында катгый чаралар күрәләр, югыйсә бу артка чигенү тагын да зуррак булыр иде, дип белдерде ул. Балтач районыныӊ ит һәм сөт җитештерүдә алдынгы урыннарда баруы шатланырса да, берничә хуҗалыкныӊ кайбер күрсәткечләр буенча кара исемлеккә керү күӊелле түгел. Сүз барыннан да бигрәк сөт һәм ит җитештерүгә тотыла торган туры чыгымнар - терлек азыгыныӊ артык күп тотылуы турында барды. Димәк, безнеӊ әзерләгән терлек азыгыныӊ сый фаты түбән һәм бу соӊгы продукциянеӊ сыйфатына һәм күләменә тискәре тәэсир итә. Югары энергетикалы бөртекләр чәчү һәм тәрбияләү, югары уӊыш алу турында уйларга әле соӊ түгел, диде Нәҗип Хаҗипов.

Киӊәшмәнеӊ икенче өлеше хуҗалыкныӊ 1100 баш савым сыерына исәпләп төзелгән мегафермада узды. Терлекләрнеӊ карусельдә әйләнә-әйләнә сөт савыла барулары купләрдә кызыксыну уятты. Башкача савымны оештырганда сыерларны башта туплап кертергә, саварга, аннан тагы туплау мәшәкатьләре вакытны күп ала, ә монда савым берөзлексез бара. Бүгенге көндә «Смәел» хуҗалыгыныӊ тотылган чыгымнарны каплау, җитештерүне арттыру һәм аны икътисади яктан отышлы итү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып баруын килгән кунаклар үз күзләре белән күреп киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250