Чокырлар тула, малга азык күп була
6207 тонна сенаж тупланып, дүрт баз ябылган инде
Терлек азыгы әзерләү өчен ел шактый үзенчәлекле килде. Май һәм июнь айларында яуган яңгырлар бер караганда күпьеллык үлән басулары торышына уңай йогынты ясарга тиеш кебек иде. Ләкин һава температурасының түбән торуы үләннәрнең үсешен тоткарлады. Шулай да районыбызның күпчелек хуҗалыгы кышлату чорында мул продукция алу өчен, җәен җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы запасы булдыру мөһимлеген аңлап эш итә.
«Кызыл юл» хуҗалыгында терлек азыгы әзерләүгә елның-елында аерым игътибар бирелә.
– Бүгенге көндә узган елдан калган сенаж һәм силосның 5-6 айга җитәрлек запасы бар. Алдагы кышлату чорына да терлекләргә азыкны ел ярымга җитәрлек итеп әзерләүне максат итеп куйдык, – ди хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин.
Моның өчен хуҗалыкта 940 гектар мәйданда күпьеллык үлән, 900 гектарда кукуруз үстерелә. Үләнне чәчәккә бөреләнү фазасында (туклыклы матдәләргә иң бай чорда) уруга керешкәннәр. Азык әзерләүгә дистәләгән техника җәлеп ителгән. Әлегә төп игътибар сенаж салуга юнәлдерелгән. Бу төр азыкны 6207 тонна күләмендә әзерләп, дүрт баз ябылган инде Чутайда. Хуҗалыкка дигән печән дә урылган. Узган ел корылык килеп тә хуҗалыкта эшләүчеләргә 11әр рулон печән тарата алганнар, быел күбрәк тә булачак әле, диделәр идарәдә. Күпләп мал асраучылар өчен бик зур ярдәм инде бу, иң мөһиме читтән эзләп йөрергә кирәкми.
Терлек азыгы әзерләү буенча төп эшләрне механизаторлар Ранил Җамалиев һәм Владислав Анеев башкара. Аларның беренчесе үләннәрне «Магдон» чапкычы белән ура, ә икенчесе «Ягуар» комбайны белән терлек азыгын җыеп, техникаларга төйи.
Владислав Анеев Улисьялдан килеп эшли, сигезенче елым китте инде әлеге хуҗалыкта эшләвемә. Үлән яхшы булгач, эшләве дә рәхәт, бер әйләнүгә исләре борыннарны кытыклап торган яшел масса белән бункер тула, ди механизатор. Техника арасында малай чагында кайнаша башлый ул. Абыйсында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, аннан үзе «ДТ-75» тракторын иярли. Бүгенге көндә ике техникада хезмәт куя. Берсе – «Ягуар» комбайны, икенчесе – «МТЗ-82» тракторы. Басу-кырларда эшләр беткәч, үзе урган терлек азыгын, баздан фермага кертү эшенә керешәчәк ул.
– Азык әзерләүне оешкан төстә башлап җибәрдек, конвейер берөзлексез эшли, азык запасы көн саен сизелерлек тулылана, – дип сөйләде хуҗалыкның агрономы Максим Максимов.
Комбайннарның югары җитештерүчәнлеге шофер-механизаторларның оешкан төстә эшләүләреннән дә тора. Раиф Нургалиев, Ранил Рамазанов, Илфат Нургалиев, Ришат Гариповның йөк машиналары һәм Әмир Гарифуллинның «Класс Аксион» тракторы басудан траншеяларга бертуктаусыз йөреп торалар. Әмир Гарифуллин хакында газетабыз битләрендә күптапкырлар яздык. Үз эшенең остасы ул. Башта чәчә, аннан сенаж-печән-силос ташуга керешә, гомумән, тик тора белә торган механизатор түгел. Эшенә тугры булуын соңгы елларда хуҗалыкның кыр батыры булып танылуы да дәлилли. Шулай ук Раиф Нургалиев белән Ранил Рамазановлар да озак еллардан бирле «КамАЗ»да эшлиләр. Идарәдә техника тәртибен дә беләләр, эшләрен дә җиренә җиткереп эшлиләр дип мактадылар үзләрен. Базга кайткан яшел массаны тыгызлау «К-742» тракторын иярләүче Рүзәл Әсхадуллин белән «Амкадор»да хезмәт куючы Дмитрий Платоновка йөкләнгән, аларның бу эштә тәҗрибәләре зур.
– Безнең механизаторлар тәҗрибәле, вакытның кадерен беләләр. Иртәнге алтыда эшкә керешәләр, кичке сигезгә кадәр эшлиләр. Сыйфатлы азык әзерләү өчен һава торышының әйбәт торуыннан файдаланып калырга тырышалар, – диде Максим.
Хуҗалыкның баш агрономы Рәис Сафиуллин белән язгы кыр эшләренең ничек башкарылып чыгуы хакында да сөйләшеп уздык. – 500 гектар мәйданда көзге бодай һәм арышны өстәп чәчәргә туры килде, әлеге эшне «Амазон» комплексы белән Әмир Гарифуллин башкарды, аннан соң инде уҗымнар әйбәт чыкты. Кукуруз мәйданнарын быел тагын 200 гектарга арттыра алдык. 900 гектар мәйданга «Пионер», «Росс-140» орлыгын, «Лимагрейн» һәм Германиядән кайтартылган «KWS» гибридларын чәчтек. «Росс-140» сортын орлыкка алырга планлаштырабыз, җәйнең калган өлеше һәм көз ничек киләсен генә белеп булмый. Шулай ук 400 гектар мәйданда рапс бар, ул бик нәзберек культура инде. Бүгенге көндә әлеге культурадагы корткычларга каршы көрәшәбез, – диде баш агроном.
Кукуруз турында сүз чыккач, аны чәчкән механизатор турында да язып үтәсем килә. Яшь егет – Фирзәр Сафиуллин ул. Без басуга килгәндә тракторы янында кайнаша иде егет. Хуҗалыкта эшли башлаганына биш ел тирәсе икән. Әтисе Фоат абый да заманында алдынгы механизатор, комбайнчы булган. Фирзәр дә һәрбер йөкләнгән эшне тырышып башкара, башта чәчүдә катнашкан, аннан ферма тирәсендәге эшләрне башкарган, бүгенге көндә сенаж ташый, аннан инде печән, салам, силос вакыты җитәчәк, ә кышкы чорда ул янәдән фермада хезмәт куячак.
«Кызыл юл» хуҗалыгына килгән саен машина-трактор паркындагы я булмаса басу-кырлардагы техникалар күзгә чалына. Өр-яңа, заманча авыл хуҗалыгы техникалары алар. Кайсыдыр хуҗалыкта бер эшне ике-өч техника башкарса, биредә аны бер транспортка йөклиләр. Шофер һәм механизаторлар да, комбайнчылар да сөенеп эшләрлек. Печән, салам, ашлыгыннан тыш өстәмә премияләр дә каралган. Мәсәлән, азык әзерләү чорында кичке сигезгә кадәр эшләгән очракта, 500 сум өстәмә акча бирелә. Моннан тыш тупланган азык күләменә карап та кызыксындыру чаралары бар. Кызыкмас җиреңнән дә килеп эшләрлек бит. Бу җирлекнеке булмасаң, йортлы булырга да ярдәм итә хуҗалык. Бары тик эшеңне җиренә җиткереп эшләргә генә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев