Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чыгымлы ел димиләр… (+фоторепортаж)

Терлекләрне ел дәвамында азык белән тәэмин итү өчен 2000 тонна печән, 9360 тонна сенаж һәм тонна силос кирәк булачак.

Терлек саны елдан-ел арта бара, аларны азык белән тәэмин итү төп мәсьәләләрнеӊ берсе, без моӊарчы да аныӊ мөһим икәнлеген һәрдаим механизаторларга, белгечләргә аӊлатып килдек, ди «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгы рәисе Фердинад Хәйруллин. Терлекләрне ел дәвамында азык белән тәэмин итү өчен 2000 тонна печән, 9360 тонна сенаж һәм  тонна силос кирәк булачак. Бу елда хәзерләнгән азыкныӊ сыйфатын яхшыртуны яӊа техника туплаудан башладык, ди ул. Чыгымлы ел димәгәннәр, 22 миллион сумга «Ягуар» сатып алганнар, барыбер кирәк була, дип кукуруз алырга  7 миллион сумлык жаткасын да өстәгәннәр.

Алдагы елда алынган «МагДон»га 3 миллион сумга массаны сыттырып, артык дымын чыгара торган «жатка-плющилка» алганнар. Бу исә үләннәрне еканнан соӊ, бер тәүлектән тиешле дымлылыкта сенаж массасы салырга мөмкинлек тудыра.  Хуҗалыкта яӊа техника сафына бәһасе 9 миллион 682  меӊ сумлык булган  «К-744» тракторы баскан.  «Ягуар»ны лизингка алган булсалар, бу трактор өчен исәп-хисапны инде ясап куйганнар. Кулын яӊа трактор штурвалы тоткан Әмир Гарифуллинныӊ  күӊеле шат, бәясе 3-4 иномарка кадәр булгач,  бу аныӊ хезмәт нәтиҗәлелегендә чагыла. Шушындый ук маркалы тракторны иярләгән Рәсим Нигъмәтҗанов белән алар кайткан массаны ныклап тыгызлыйлар. Икесе дә тәҗрибәле механизатор, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручылар, ди алар турында хуҗалык рәисе.

Ранил Җамалиев «МагДон» белән печәнгә һәм сенажга дигән яшел массаны урып, турап, төяп җибәреп тора, үзе генә өлгерә алмаганда аӊа КСУ-1 агрегаты белән Айдар Гайфетдинов ярдәмгә килә. Айдарныӊ төп эше авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм хәзерләү белән бәйле булганлыктан, техникаларыныӊ көйле эшләве терлекләргә хәзерләнә торган азыкныӊ сыйфатына турыдан-туры бәйле икәнен яхшы аӊлый.

Яӊа кайткан «Ягуар» белән Фәнис Фәрзетдинов яшел массаны турый, төяп җибәрә. Янында  «Полесье» белән эшләүче Владислав Аниев аннан калмаска тырыша, җиткерелгән йөкләмәсен үтәп бара.

Печән пресслауда 2 уӊган механизатор  – Фәнил Гарифҗанов, Айрат Низамиевлар тырышып эшлиләр, Фәрит Баһавиев  тракторы белән печән массасын таратып, әйләндереп һәм  җыеп, аларга эшләргә әзер итеп бирә.  

Фирзәр Сафиуллин һәм Рүзәл Әсхадуллин тракторлары белән печән, яшел массаны кайтаруда зур тырышлык куялар, алар белән бергә Гәбдерәфыйк Сабирҗанов үзенеӊ «ГАЗ-53» машинасында бу эштә әйдәп баручы. Һәр хуҗалыктагы кебек, «Кызыл юл»да  печән-сенаж ташуда төп көч булып хуҗалыкныӊ «КамАЗ»  машиналары санала. Раиф Нургалиев,  Илфат Нургалиев, Ришат Гарипов, Илнур Вәлиуллин һәм Сергей Фомин үзләренеӊ машиналары белән яшел массаныӊ тиешенчә кайтуын тәэмин итеп,  вакыт белән исәпләшмичә эшлиләр.

Хуҗалык икътисадчысы Фәйрүзә Сәгзетдинова әйтүенчә, бүгенгесе көнгә хуҗалык буенча һәр шартлы терлекккә исәпләгәндә, 10 центнер азык берәмлеге азык хәзерләнгән. Терлек азыгы хәзерләүдә эшләүчеләргә төрле матди кызыксындыру чаралары каралган, без хуҗалыкта вакытта механизаторларга һәр салынган сенаж базы өчен премия өләшәләр иде. Нөнәгәр һәм Комзавод авылларында хуҗалыкка пресслап печән бирелгән, якындагы көндә Чутай авылы хезмәтчәннәренә дә печән кайтарылачак.

Хуҗалыкта терлекләр азыгы хәзерләүнеӊ торышы белән танышкан вакытта хужалык рәисе Фердинад Хәйруллин бу елда сафка басачак мегафермада төзүчеләр белән мәшгуль иде. Бу зур корылманыӊ янында 6000 тонна сыйдырышлы заманча өч баз инде эшләнгән, 2500 тонна сыйдырышлысына сенаж салына. Димәк, терлек азыгы бирегә туплангач, мегафермасы да, савым сыеры да шушында булыр…

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кул астында хэм ингэ ин куеп ничэ еллар буе бергэ эшлэгэн механизаторларнын исемен дорес атап эйтэ белмэгэч нинди хужа була икэн ул?!

    Теги: терлек азыгы хәзерләү