Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чикләвек белән дәвалана беләсезме?

Чикләвек ашауның файдалы икәнлеген беләбез. Дөрес куллансаң, алар дәва да була икән!

Ашказаны җәрәхәтен дәвалау өчен бер стакан төелгән әстерхан чикләвеген ярты стакан суда бутарга һәм, сөзеп, бер калак бал кушарга. Көненә алты тапкыр берәр чәй калагы эчәргә.

Бер стакан аракыга җиде әстерхан чикләвеге кабыгы һәм өч чәй калагы бүлгеләрен кушып төнәтмә ясасаң, эчәк авыруларын дәвалаучы, тамырларны чистартучы дару килеп чыга.

Озак итеп чәйнәлгән әстерхан чикләвеге суган һәм сарымсак исен бетерә.

Йөрәкне, иммунитетны, канны яхшыртыр, бронхитны бетерер өчен көн саен ач килеш берәр стакан әстерхан чикләвеге белән күрәгә, өч кашык бал салынган катнашманы бер кашык ашарга кирәк.

Ашказаны асты бизе авыруы, кан оешуы югары, тромбофлебит, экзема, псориаз һәм бу чикләвеккә аллергия булганда аны кулланырга ярамый. Кискен һәм хроник авырулар булганда табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев