Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чираттагы вымпеллар «Бөрбаш»лыларда

Урып-җыю кампаниясенең өченче атна нәтиҗәләре буенча алдынгы игенчеләргә район башлыгы Рамил Нотфуллин тарафыннан чираттагы вымпеллар тапшырылып үтте

Урып-җыю кампаниясенең өченче атна нәтиҗәләре буенча алдынгы игенчеләргә район башлыгы Рамил Нотфуллин тарафыннан чираттагы вымпеллар тапшырылып үтте. Төркемнәрдән беренчелекне алган игенчеләр булып, «Бөрбаш» җәмгыятеннән Илшат Нотфуллин (уңнан икенче) белән Алмаз Корбангалиев (сулдан икенче) танылдылар. Алмаз өчен инде бу быел икенче вымпел, мондый уңышка ирешә алу бик сөендерә, тагын да тырышып эшләргә өнди, ди «Акрос» комбайнын иярләүче. 

Шулай ук бу атнада беренче сертификатлар, район башлыгының Рәхмәт сүзе һәм быелдан махсус бүләк — ярдәмчеләргә кепкалар бирелде.

Быел Алмаз Корбангалиевта комбайнчы ярдәмчесе булып Рамазан Гыйльмуллин эшли, ә Илшат Нотфуллин өченче сезон инде Әмир Шакиров белән урып-җыю кампаниясен башкарып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игенчелек