Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Данның төбе – хөрмәт, хөрмәтнең төбе – хезмәт

Үзләре чәчеп, аннан соң үзләре шул муллыкны җыеп алган игенче-механизаторлар аз түгел районыбызда, «Бөрбаш»лылар да шулар рәтеннән.

«Бөрбаш» игенчеләре өчен тагын бер ел артта калды. Быелгы урактан алар бик канәгать, чөнки никадәр генә коры ел дип чаң суксалар да уңышыбыз чагыштырмача яхшы булды дип сөенәләр.

Без басуга килгән көнне алар соңгы башакларны суктыралар иде. Өч комбайн бер-бер артлы тезелгән, ашыкмый гына иген кырында йөзә. Күрәсең, соңгы басудан булса да тәм табып эшләп калырга телиләр, чөнки быел урак кыска срокларда тәмамланды.

«Бөрбаш» хуҗалыгында урак алдынгы, озак еллардан бирле тырышып хезмәт куючы игенчеләр кулында иде. «Полесье-812» комбайнында хезмәт куючы Нурислам Сабирҗановның 36нчы урагы, шундый ук маркалы комбайнда эшләүче Илшат Нотфуллинныкы 21нчесе, «Акрос»та эшләүче Алмаз Корбангалиев (ярдәмчесе Раушан Хәйретдинов) хезмәттәшләре кебек дистә еллар «кыр корабы» йөртмәсә дә, өч техникада эшләве белән мактаулы. Аның хакында без күптән түгел язып та чыккан идек, «Трактор-шоу» республика ярышында икенче урында калды ул, киләсе елга җиңү өчен дә көрәшәсе бар әле аның.

Уракны яхшы нәтиҗәләр һәм күтәренке кәеф белән дә тәмамлады бөрбашлылар, чөнки район башлыгы Рамил Нотфуллин чираттагы вымпелларны нәкъ менә әлеге хуҗалык игенчеләренә тапшырды. Мондый уңышка ирешкән Нурислам абый Сабирҗанов (ярдәмчесе Рәмзил Шакиров) белән аның хезмәт юлына тукталып, тир түгеп эшләү генә нәтиҗәләргә китерүен белдек.

– 1984 елда «Нива» комбайнында беренче урагым булды. Ул елларны, әлбәттә, хәзергеләре белән чагыштырып булмый инде. Һәрберсенең тискәре һәм уңай яклары бар. Аннан соң 15 ел «ДОН-1500»дә хезмәт куйдым. Монсында 11 ел эшлим инде. Быелгы елны ничек кенә коры килде дисәләр дә бездә уңыш, шөкер, яхшы булды. 178 гектарлы арпа басуыбыз 31 центнер уңышы белән сөендерде. Комплекс чәчкән иде аны. Гомумән алып карасак та, ул чәчкән басуларда уңыш әйбәт иде. Заманча технология белән эшләү икенче икәнен быел сынап карап булды. Комбайн белән тагын саубуллашыр көнебез дә җитә, хәзер яңадан «МТЗ-1221» тракторым белән сукалау эшләренә тотыначакмын. Аннан соң силос ташу башланачак. Кукуруз шәп үсте быел, уңышы да яхшы булыр дип өметләнәбез, – ди алдынгы игенче. Нурислам абыйның эшенә бирелгән кеше булуы күренеп тора. Ә өйдә нинди гаилә башлыгы сез дип кызыксынам.

– Зәлия, өйдә мин әлегә квартирант кына. Хуҗалык эшләренең барысын да тормыш иптәшем Җәүһәрия алып бара. Рәхмәт инде аңа, – дип елмайды игенче.

Ике дистә елдан артык комбайн штурвалы артында булган Илшат Нотфуллинның техникага кызыксынуы 6-7нче сыйныфларда укыганда башлана.

– Шул вакыттан мин ярдәмче булып эшли башладым. Хезмәт хакларымны берничә ел җыеп, мотоцикл алдым, – дип хатирәләре белән бүлеште әңгәмәдәшем. Быелгы уракка сез нинди бәя бирер идегез, дип сорыйм Илшат абыйдан. – Иртәрәк чәчүнең файдасы булды, шуңа да уңышы әйбәт, – диде ул. Быел Илшат абый ярдәмчесе Әмир Шакиров белән эшләгән. Үзендә дә ике егет аның, олысы Илназ Казанда, ә кечесе Нияз мәктәптә белем ала. Бер-ике елдан үзем белән алып чыга башлыйм инде мин аны, дип елмайды комбайнчы.

Басу белән ындыр табагы арасындагы юлларга тузан кундырмаучы шоферлар – Әнәс Насыйбуллин, Хәниф Рәхматуллин, Илдар Юнысов.

– Мин 1982 елдан бирле хуҗалыкта эшлим, – дип сүзен башлады Әнәс Насыйбуллин. – Баштарак Газик, автобуста да эшләдем, менә бу «КамАЗ»ымда 1994 елдан бирле йөрим. Яз-көз чәчүгә симәнә ташысам, җәем басуда, кышым өйдә үтә минем, – ди  Әнәс абый. Алдынгы шоферга Саранск, Саратов, Казахстанга кадәр «КамАЗ»ы белән барырга туры килгән. Хәзер инде андый ерак юлларга йөрелми, ди ул.

Хәниф абый Рәхматуллин «ГАЗ-53»тә башлап җибәрә хезмәт юлын, аннан соң 1992 елда «КамАЗ»га күчеп утыра. Барлыгы 37нче елымны эшлим инде, ди. Шушы еллар эчендә Рәсәйнең төрле шәһәрләрендә булырга туры килә аңа. Техникасын биш бармагыдай белгәнгә, юлларда ватылып калган чагы булмаган. Моннан соң да исән-сау эшләргә насыйп булсын. Өлкән хезмәттәшләре янында Илдар Юнысов әле тәҗрибә туплаучы яшь шофер. Быел кайткан яңа «Туман»ны ышанып тапшырганнар аңа. – Бөтен басуларны икешәр-өчәр мәртәбә агулап, тукландырып чыктым. Заманча, бик җайлы техника ул, – ди Илдар. Яшь шофер дисәм дә, Илдар өч бала әтисе инде мин, дип горурланып әйтеп куйды. Машиналарга, техникага булган мәхәббәтне анда әтисе Эңгель абый уяткан. Әтисе гомер буе трактор, машинада эшләп, техника белән һәрчак уртак тел табып эшләгән. Илдарны да әтисе кебек, техника җене кагылган егет ул, дип мактадылар.

«Бөрбаш» хуҗалыгында чәчү чорында булып, баш агроном Искәндәр Гыйльметдинов белән эш торышы турында сөйләшкәндә, уҗымнар матурланып китә алмый әле, дип борчылган иде ул. Хәзер инде нәтиҗәләр чыгарыр вакыт та җитте.

– Яз көне карлар бетеп, уҗымнар  чыгуга, төнге ноль градус, минус бер, хәтта минус биш тә булу уҗымнарга файдага булмады. Нәтиҗәдә аларның күпмесендер  бозып, яңадан чәчәргә туры килде. Өметләнеп калдырганнары да әйбәт уңыш бирмәде, кайсыбер басулардан 18 центнер уңыш алдык, кайсеберләреннән 22не. Елны белеп булмый бит, кайчак көздән чәчкән культуралар яхшы була, кайчак сабан культуралары. Солы чәчкән мәйданнарыбыз шактый иде, ул да яхшы уңышы белән сөендерде. Көзге бодай 1 участоктан 28,4 центнер уртача уңыш бирсә, икенчесе 20,5не бирде. Чәчү комплексы белән чәчкән басуларыбыздагы уңыш та яхшы булды. 185 гектардагы арпа 31,1 центнер уңыш бирсә, 244 гектардагы «АльВарис» сортлы бодайныкы 24,9. Гомумән алганда терлекчелек тармагына җитәрлек уңыш туплый алдык дип өметләнәм. Хәзер инде икенче ел уңышын кайгыртыр чак җитте, – диде Искәндәр Гыйльметдинов.

«Бөрбаш» хуҗалыгы урып-җыю белән беррәттән саламны җыеп, рулонлап, хуҗалыкка өләшү, үзләренә туплау эшләрен дә уңышлы башкарып киләләр. Җир эшкәртү, көзге чәчүгә җир әзерләү дә тиешенчә алып барыла. Иң мөһиме һәрбер эшләре вакытында эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борбаш Хезмәт десанты