Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Дөнья яшьләргә калачак

Җәйге чорда «Борнак» хуҗалыгы белән танышып йөргәндә, биредә яшь белгечләрнеӊ күп булуы истә калган иде.

Бу турыда хуҗалык рәисе Рәфкать Нәҗипов горурланып, «шөкер, яшьләребез кайта, бер ел түзеп эшләсәләр, аннан соӊ төпләнеп калалар, араларында булдырам, дип җиренә җиткереп эшләүчеләр күп. Киләчәктә дөнья яшьләргә калачак бит», дип үзенеӊ бәяләмәсен бирде. Газета укучыларыбызны да шушы яшь белгечләр белән якыннан таныштырырга булдык.

Хуҗалыкныӊ баш хисапчысы Гөлшаһидә Нәҗипова Казан авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, бер ел хисапчы булып эшләгәч бу җаваплы эшкә алына. Яӊгул урта мәктәбендә алган белемнәр төпле булган, югары уку йортында да теләгән кеше ныклы белем ала, үзеӊ дә тырышсаӊ, күп нәрсәгә ирешергә була, ди ул. Зур төгәллек сораган эше белән бергә магистратурада укуын дәвам итәргә вакыт таба. Декабрь аенда диссертацияне яклыйсы бар, ничек булса да өлгерергә кирәк, ди мөлаем ханым.

Бу җәһәттән Гөлшаһидәнеӊ инде авыр вакытта иӊен куярга ныклы тормыш иптәше бар, мәктәп елларыннан Борнак егете Рәдиф Нәҗипов белән башланган дуслык ике яшь йөрәкнеӊ кавышуына китерә. Казан авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлагач, егет ерак Барнаулда ракета гаскәрләрендә бер ел хезмәт итеп, Ватан каршында бурычын намус белән үти. Рәдиф быелдан шушы хуҗалыкта икътисадчы булып эшли башлаган.

2016 елда Ижау шәһәренеӊ авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган Карык-Серма егете Яков Игнатьев районга юллама белән кайта. Ерактагы бер хуҗалыкка баш инженер вазифасы тәкъдим ителсә дә, туган төбәгендә хезмәтне саклау буенча инженер хезмәтен башкаруны артыграк күрә. Менә бер ел инде ул шушы четерекле хезмәттә тәҗрибә туплый. Төпле, һәр сүзен уйлап сөйли, шул ук вакытта һәркемгә ачык бу белгечкә зур өметләр баглыйлар.

Яӊгул авылыннан «Борнак» хуҗалыгында тагын бер хисапчы эшли, ул – Искәндәр Фазлыев. Казан авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап эшкә алынуына 3 ай гына вакыт узган. Ә шулай да инде алган белемнәрен эшендә уӊышлы куллана. Бу юнәлештә эшләүче, хуҗалыкныӊ тәҗрибәле белгечләре Зөһрә Хәкимуллина, Флера Нурмөхәммәтова һәм Гөлнара Гыйльметдинова һәрвакыт белгечләргә ярдәм кулы сузарга әзер торалар.

Ә Ранил Әхмадуллин яшь белгечләр арасында иӊ тәҗрибәлесе. Ул да Яӊгул егете. Авыл хуҗалыгы академиясендә «галим-агроном» белгечлеге буенча диплом алгач, тәкъдим булуга «Борнак» хуҗалыгына эшкә килә. Беренче чирканчык алган эш көненнән бирле 4 елдан артык вакыт узып та киткән. Бу чорныӊ иӊ уӊышлы елы дип ул быелгы урып-җыюны саный. «Ашламаны башка елларга караганда күпкә күләмлерәк куллана алдык. Табигать шартларыныӊ уӊышлы килүе дә югары нәтиҗәгә ирешергә нигез булды. Алдагы ел уӊышы өчен дә кайгырта башладык, 60 тоннага якын тупланган ашлама бар», ди Ранил. Сер итеп кенә әйтәбез, Ранил үзе дә шушы авыл чибәре белән гаиләле булырга җыенып йөри.

Аларга хәерле, озын гаилә бәхете телибез.

Фотода сулдан уңга: Рәдиф Нәҗипов, Гөлшаһидә Нәҗипова, Ранил Ахмадуллин, Искәндәр Фазлыев һәм Яков Игнатьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Борнак» хуҗалыгы