Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Дүртенчы вымпел - Ульдановта

"Арбор" хуҗалыгынң иң тәҗрибәле, булдыклы механизаторларының берсе Нурулла Ульданов үткән атна нәтиҗәләре буенча җиңүче дип табылды.

Үткән ел да шушы чорда ул район башлыгының вымпелына лаек булган иде. Шунысын да әйтергә кирәк: бу мәртәбәле бүләккә икенче тапкыр лаек булган бердәнбер комбайнчы да ул. Әле икенче ел гына бирелүче бу бүләкнең атнага бер, урак барышында фәкать берничә тапкыр гына бирелүен исәпкә алсаң, үзенең "Нива"сы белән Нурулла әфәнденең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвен чамаларга була. Хәер, ул шушы маркадагы комбайнчылар арасында районда елның-елында алдынгы урыннарны ала, иң танылган игенчеләребезнең берсе. Үткән ел республикада үткәрелгән "Иң яхшы 200 комбайнчы" бәйгесе җиңүчеләренең берсе. Утыз елга якын "кыр корабы"н иярләүче Нурулла Ульданов "Арбор" хуҗалыгының "визит карточкасы" дисәк тә, арттыру булмас. Җиңүчегә "2018 елның иң яхшы комбайнчысы" дигән вымпелны һәм акчалата бүләкне район башлыгы Рамил Нотфуллин тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте